Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе районы хуҗалыкларында җаваплы чор бара

 Кышлату ахыры терлекчеләр өчен җаваплы, киеренке вакыт. Бу чорында терлекләрнең продуктлылыгы кимүгә юл куймау мөһим.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның I кварталында район хуҗалыклары барлыгы 3992 тонна сөт (узган елның шушы чорына карата 101 процент), 727 тонна ит (94 процент)  житештергәннәр.  
 Сөт җитештерүдә районда “Кулон Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте терлекчеләре  алда бара. Биредә сөт җитештерү узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 172 процентны тәшкил итә.  “Масловский” җәмгыяте (101 %), Гобәйдуллин (109%) крестьян-фермер хуҗалыгы да  сөт җитештерүне узган елгы дәрәҗәдән арттыруга ирештеләр. Шул ук вакытта “ВЗП Балык Бистәсе” (97%) җәмгыяте, Бариев (86%), Шәмсетдинов (58%)  хуҗалыклары  сөт җитештерүнең кимүенә юл куйдылар. 
Ит җитештерүдә   “Азык-төлек корпорациясе”(101%), “Масловский” (102%), “ВЗП Балык Бистәсе” (103%) хуҗалыклары үсешкә ирештеләр. Ә Бариев крестьян-фермер хуҗалыгы (69%), “Логос” (88%) узган елгы дәрәҗәдән киметтеләр.
1 апрельгә район хуҗалыкларында  13978 баш мөгезле эре терлек ( узган елгы дәрәҗәгә карата 105 процент), шул исәптән 4400 сыер (104%) исәпләнә. “Кулон–Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте мөгезле эре терлекләр санын узган елның шушы чорына караганда 385 башка, Григорьева крестьян- фермер хуҗалыгында 63 башка арттырдылар.  Шул ук вакытта  “Азык-төлек корпорациясе” терлекләрне-157, “Логос” 19 башка киметкәннәр. 
Барлыгы 1621 бозау алынган. Бу узган елгы дәрәҗәгә карата  95 процент. Бозау алуны “Кулон-Агро” 70 башка (66%), е Бариев хуҗалыгы 84 башка (71%),  “Логос” 50 башка (33%)  киметкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса