Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе хуҗалыклары    “яшел урак” ка төштеләр

Гөрләп узган Сабантуйлардан соң районыбыз хужалыклары «яшел урак»ка төштеләр. Югары сыйфатлы терлек азыгы әзерләү-терлекчелектә иң мөһим бурыч булып тора.

 Хәзер күпьеллык үләннәрнең витаминнарга иң бай вакыты. Шуңа да беренче чабымны кыска срокларда печәнгә җыеп алу мөһим. 
 Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, барлыгы 14854 гектар мәйданны биләгән күпьеллык үлән участокларының 1500 гектары чабылган, 500 тонна печән әзерләнгән, 300 тонна сенаж салынган.  “Кама-Агро”, “Кулон-Агро”, «Масловский» җәмгыятьләре, Шәмсетдинов крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре “яшел урак”ка аеруча зур оешканлык белән керештеләр. Алар кояшлы көннәрнең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланырга омтылалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X