Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

«Балык Бистәсе азык-төлек корпорациясе» җәмгыяте районыбызда зур хуҗалыкларның берсе булып санала

«Балык Бистәсе азык-төлек корпорациясе» җәмгыяте районыбызда зур хуҗалыкларның берсе булып санала. Аның карамагында 11007 гектар сөрү җирләре бар. Шушы мәйданның 6431 гектары чәчүлек һәм 865 гектары пар җирләреннән санала. Агрегатлар, трактор, комбайннар ремонтлана, сафка басарга әзерләнә. “Язның бер көне ел туйдыра” дигәндәй, хезмәткәрләр бар хәстәрне алдан ук күрә башлаганнар. Чәчү башлану белән тоткарлыксыз, вакытында кырга чыгарга исәпләре.

 Хуҗалыкның кыр эшләрендә егермегә якын техника катнашачак.

-Барлык хезмәтчәннәребез дә тырышлар, булдыклы, үз эшләренә җаваплы карыйлар. Күпчелеге тәҗрибә туплаган игенче механизаторлар. Кайсын гына атасаң да, мактауга лаеклылар,-дип сүзен башлады «Азык-төлек корпорациясе» инженеры Фәнис Вәлиев.

Без килгәндә машина-трактор паркының ишегалдында, ремонт биналары эчендә дә һәрбер хезмәткәр үз техникасы янәшәсендә иде. Баштан-аяк эшкә чумган алар. Сүтә-җыялар - бар детальләрне янә дә бер контроль күзлектән үткәрәләр.

Хуҗалыкта чәчү агрегатларын өч слесарь ремонтлый. “Илсур Хәмидуллин, Айназ Гарифуллин, Илдар Рәхимовлар бер-берсенә ярдәм итеп, булышып, киңәш биреп эшлиләр. Илдар Рәхимов урып-җыю вакытында да үзеннән зур өлеш кертә. Ә тырмаларны төзеклеген Илдар Кәримов белән Рашат Әльмиев барлый.  Икесе дә комбайнга утырып терлек азыгы әзерләүдә  дә катнаша”, - диде хезмәтчәннәре турында Фәнис Вәлиев.

-Колхозда күп еллар шофер булып эшләдем. Бирегә килгәч, Исхак абый Имамиев слесарь эшен барлык нечкәлекләре белән өйрәтте. Сүз уңаеннан, аның улы Илшат та  иң тырыш механизаторларының берсе ул. Менә шуннан бу һөнәрне дә үз иттем мин. Хәзер эш җайга салынды, үз агымы белән бара. Эш беркайда да җиңел түгел. Ялкауланмаска, тырышырга гына кирәк,- дип сөйләде иң тәҗрибәле слесарьларның берсе Илсур Хәмидуллин.

 

Автор Гөлназ Зарипова.

фото автордан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса