Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе кырларында эшләр гөрләп бара

Бүгенгесе көнне кай тарафларга гына юл тотсаң да, кыр казлары төсле тезелешеп эшләүче комбайннарга юлыгасың.

 Без килгәндә “Балык Бистәсе ВЗП” җәмгыятенең Югары Тегермәнлек авылы комбайнчылары Урахча авылы янәшәсендәге 495 гектарлы көзге бодайны суктыру эшенә соңгы хәстәрлек чаралары күрә иделәр. Ралиф Мөхәммәтшин МТЗ тракторына арба тагып ягулык һәм башка кирәк-яраклар алып килгән.

Егетләр көннең кояшлы, матур торуыннан киңрәк файдаланырга омтылалар. Ралиф башын да күтәрмичә Илдус Сибгатуллинның «Мега-370» комбайнына ягулык тутыра. Ул шулай көнен биредә үткәрә. Ни дисәң дә инде күп еллар дәвамында файдаланылучы  бу “кыр кораблары” белән көне буена ниләр булмас? Көтмәгәндә  берәр узелы кубып яисә сынып чыкса, авылның техника утарына кайтып йөреп булмый. Бу очракта игенчеләргә оста куллы Ралиф ярдәмгә килә, ул күз ачып йомганчы җиренә җиткереп техник ярдәм күрсәтә. Бар нәрсә дә кулыннан килә аның, эретеп ябыштыру аппаратларын да үзе белән йөртә. Биредә ул әнә шулай уракта катнашучы комбайннарга хезмәт күрсәтә. Игенчеләре дә ниндиләр генә әле! Илдус Сибгатуллин белән хезмәттәше Расих Габитовны хуҗалык осталары дип атарга мөмкин. Алар шулай елның-елында бер-берсеннән калышмыйча хезмәт куялар. Бер сүз белән әйткәндә, ел әйләнәсе бергә, дип атарга мөмкин. Чөнки көнбагыш, кукурузны бөртеккә суктыруны алар  гадәттә декабрь айларында  дәвам иттерәләр. Кыш айларында эшләү мөмкинлеге булмаганда, язга кала инде. Мисал өчен бу елның апрель башында тәмамлаганнар аны. Ә эш барышында төрле хәлләр була, кинәт берәрсенең техникасы көйсезләнсә алар шунда ук, эшләрен туктатып бер-берсенә ярдәмгә ашыгалар. Мондый күркәм хезмәттәшлек инде аларның күптәннән дәвам итә. Аннары алар кайбер хуҗалыклардагы төсле сан артыннан, уңай күрсәткечләр дип аптырамыйлар. Чөнки мондый очракта сыйфат ягы нык аксавын бик яхшы беләләр тәҗрибәле игенчеләр. 
 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса