Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе авыл хуҗалыклары кыр эшләренә әзерләнә

Олы Елга авылы игенчеләре элек-электән язгы кыр эшләренә районыбызда беренче булып керешүләре белән дан тоттылар.

Нәкъ шуны раслагандай хуҗалыкның машина-трактор паркына якынлашканда, янәшәдәге күпьеллык үлән басуында инде игеннәрне өстәмә тукландыру эшен башлап җибәргәннәрен күрдек.  Биредә төшке аш вакыты якынлашуына карамастан безне техника утарында зур җанлылык каршы алды. Каршыбызга ерактан ук елмаеп килгән игенче-ветеран Ислам Абдуллин очрады. Ул бар гомерен биредә техника арасында үткәргәнгәмедер, инде лаеклы ялда булса да, тыныч күңел белән өендә ята алмаган,  бирегә килгән. Ул безне эчке горурлык хисе белән кыр эшләренә хәзерлек барышы белән таныштырды.
Әйе, кайбер башка хуҗалыклар белән чагыштырганда биредә хәзерлек чараларын инде кыш айларында ук башлап җибәргәннәр. Хәер, болар бар да күз алдында. Әнә техника утары читендә  кыр эшләрендә катнашасы агрегатларны тигез итеп бер сафка чыгарып тезгәннәр. Аннан беркадәр читтәрәк без кукуруз чәчкече янәшәсендә кайнашучы игенче Хәсән Ягъфәровны очраттык. Ул дистә елдан артык инде Шетнево-Тулуш авылыннан килеп эшләп йөри икән.
–Биредә күбрәк техник культуралар белән эш иткәнгә агрегатларга тагын бер мәртәбә күз салып, тарттырып-ныгытасы узелларын күздән кичерергә булдым әле. Аннары кукуруз белән көнбагышка быел күбрәк урын билгеләнгәнлектән өстәмә техник карау үткәрмичә дә булмый, – диде ул. 

 

Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый алабыз.

Автор Идрис Аметов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса