Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек  министры урынбасары Ришат Хәбипов җитәкчелегендәге махсус комиссия район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде

Узган атна ахырында Татарстан Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек  министры урынбасары Ришат Хәбипов җитәкчелегендәге махсус комиссия район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде.

 Комиссия 8 хуҗалыкта булып тракторларның, тагылма техниканың әзерлеген, чәчүлек орлыкның сыйфатын, ашламалар белән тәэмин ителешен һәм башкаларны бәяләде. Эш планнары, хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы мәсьәләләре дә күз уңында булды.

Барысын да бизмәнгә салгач, “Кулон-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә беренче урын бирелде. Икенче, өченче урыннарны “Кама-Агро” “Масловский” хуҗалыклары бүлеште.  Комиссия булган башка хуҗалыкларда да  язгы кыр эшләренә әзерлек “яхшы” бәясен алды.

 

фото татар информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса