Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Завод яңа эш урыннары тудыра

    Районыбызга читтән күпләп инвестицияләр кертелүе соңгы вакытта гадәти күренешкә әйләнеп бара кебек. Бу хәл бүген күпләр күңелендә районыбызның киләчәгенә олы өметләр уята.

    Без районыбызда иң эре төзелешләр алып баручы "АПК русский мрамор" ЗАО җитәкчесе Артем Грушеловскийдан бүгенге эшләре һәм киләчәккә уй-планнары хакында сөйләвен сорадык. Аның фикерләре күп санлы райондашларыбызны кызыксындырган катлаулы сорауларга тулы җавап булыр дип ышанабыз.
    -Түбән Тегермәнлек авылында мал чалу цехын 2013 ел ахырында ачып җибәргән идек. Шул вакыттан башлап узган ел дәвамында биредә барысы 200 тоннадан артык ит җитештерелде. Тулы куатенә эшли башлагач, бу цехта көненә 50 баш терлек эшкәртеләчәк. Соңгы өч айда гына да биредә барысы 260 тонна чиста ит продуктларын тартмаларга тутырып сәүдә нокталарына озаттык. Җитештерелгән продукциянең сыйфаты беренче эш көненнән үк игътибар үзәгенә алынды. Рәсәй күләмендә тиңе булмаган бу цехта технологик таләпләр төгәл үтәлә. Шуңа бездә җитештерелгән иткә Мәскәү шәһәрендә генә түгел, Рәсәйнең башка өлкәләрендә дә сорау зур. Бүген безгә еш кына: "Мәрмәр ит нинди була ул?",-дигән сорауны ишетергә туры килә. Ул бик катлаулы технологик процесс. Шуңа ике җөмлә белән генә аңлатуы да кыен. Бу максаттан терлекләрне яшьтән үк махсус рацион нигезенә тукландырып үстерү зур әһәмияткә ия. Аннан соң яңа чалынган терлек итен билгеле бер температурада ике атна дәвамында тотарга кирәк. Мондый ит бик тәмле, ашап туймаслык туклыклы була. Дөнья күләмендәге куллану базарында да мондый чиста экологик шартларда җитештерелгән продукциягә сорау елдан-ел арта. Шуңа без бу максаттан матур, көр, таза терлекләрне генә сайлап алырга тырышабыз. Билгеле инде, бу кадәр күп күләмдәге терлекнең барысында үзебезнең агрохолдингта гына үстерү һич мөмкин түгел. Шуңа без аны шәхси хуҗалыклардан һәм фермерлардан тереләй авырлыгын отышлы бәядән сатып ала башладык. Республикабызның күп районнарында халыктан терлекләр кабул ителү эше җайга салынды инде. Димәк, балыкбистәлеләр өчен дә отышлы бизнес булачак бу.
    Күгәрчен авылындагы ит җитештерү заводына килгәндә, без аны бу елның җәй ае урталарында тулы куәтенә эшләтеп җибәрергә исәп итәбез. Әлегә анда кайбер төзекләндерү эшләре бара. Якын көннәрдә заводта ит эшкәртү буенча икенче линияне сафка бастыру буенча әзерлек эшенә керешәчәкбез. Шуның нәтиҗәсендә, өстәмә яңа эш урыннары булдыру күздә тотыла. Гомумән алганда, яңа заводта 80 нән артык кеше эшләве көтелә. Хезмәткәрләрне һәм белгечләрне башлыча җирле халык арасыннан сайлап алу күпкә отышлырак булыр, дип уйлыйбыз.
    Сөйләгәннәрне Идрис Аметов язып алды.
    Фото редакция архивыннан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: