Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Йомшак эшләү килешми”,– диләр алар...

    Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренең әйтүләренә караганда "Кама" агрофирмасы бүген район хуҗалыклары җитештергән терлекчелек продуктларының 30-40 процентын реализациялиләр.

    Иң эре авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре бүген ничек яшиләр соң? Сөт һәм ит җитештерүдә узган елгы дәрәҗәдән калышмыйлармы? Без әнә шундый сорауларга җавап табу ниятеннән әлеге хуҗалыкка юл тоттык. Җитәкчеләр һәм баш белгечләрнең дә иртәгесе көнгә, киләчәккә планнары зурдан. Безгә башка күрше-тирә хуҗалыклар белән чагыштырганда йомшак эшләү һич кенә дә килешми, диләр алар.
    -Терлекчеләребез күңелендә хезмәт күтәренкелеге сизелеп тора. Без һәр көнне алар белән очрашып алда торган бурычлар турында фикерләшәбез. Һәр ферма коллективының күркәм гадәтләре, матур хезмәт нәтиҗәләре бар. Эш шартлары да яхшы, терлек азыгы белән дә кыенлыклар юк. Район җитәкчелеге тарафыннан куелган бурычларны төгәл үтибез. Бүген безнең агрофирма район гаилә фермалары бер ай дәвамында җитештергән сөтне бер көндә реализацияли,-ди хуҗалык җитәкчесе Камил Садыйков.Ул безгә агрофирма күләмендә ит һәм сөт җитештерүдә аеруча нәтиҗәле эшләүче Рус Әшнәге һәм Сабакай авыллары терлекчеләре белән очрашырга киңәш итте.
    "Кама" агрофирмасының күрсәткечләре дә күршеләр белән чагыштырганда сокланырлык. Биредә бүген 3840 баш мөгезле эре терлек асрала. Аның 1350 се савым сыерлары. Хуҗалык буенча гомумән алганда бүген 11 тоннадан артык сөт җитештерәләр. Баш белгеч Минсур Әхмәтовның әйтүенә караганда районыбызда майны бары тик югары сортлы итеп җитештерү максатыннан югары сортлы сөт кенә сатарга тырышалар икән.
    Рус Әшнәге авылы терлекчелек фермасының көтүне яңарту буенча технологы Сания Зыятдинова да безгә элек районның төрле хуҗалыкларыннан ташып тулыландырылган сыйфатсыз, начар продукция бирүче карт сыерларның санын киметүләре хакында сөйләде. Бүген дә биредә 32 баш тананы алмашка әзерлиләр. Аннары монда сыерларны кысыр калдырмау, аларны башлыча терлекчелек продуктлары җитештерү нык кимегән чорда, ягъни гыйнвар, март айларында бозаулату буенча максатчан эш алып барыла. Яңа туган бозауларның сакланышы да яхшы, үлем-китем юк дәрәҗәсендә. Боларның барысы да уңган хезмәткәрләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Әнә, Любовь Муравьева белән Мария Чечнева икесенә 158 баш терлек карыйлар. Аның 80 е яңа туганнан ике айга кадәрлеләр. Калган 78 башы ике айдан югары төркемдә тәрбияләнә. Бу хезмәт алдынгылары айдан-айга югары артым алуга ирешәләр.
    Ферма белгечләре биредә шулай ук Рус Әшнәгеннән Вәсилә Гайнетдинова, Рузалия Нәҗмиева, Татьяна Казаева һәм күрше Анатыш авылыннан килеп эшләүче Наташа Орлова, Тамара Фалина, Светлана Кузнечикова кебек уңган савымчылар турында бик күп мактау сүзләре әйттеләр. Араларында Вәсилә Гайнетдинова елның-елында алдынгылыкны бирмичә эшли икән.
    Хуҗалыкның Миннегөл Сәлахова җитәкләгән Сабакай фермасы коллективы сөт җитештерүдә яхшырак эшли. Без килгән көнне дә монда агрофирма бухгалтериясе хезмәткәрләре кичке контроль савым үткәрәләр иде.
    -Аның уңай нәтиҗәсе күз алдында. Сөт җитештерү көннән-көн арта. Биредә бүген көненә уртача һәр сыердан 11-12 шәр килограмм сөт савып алалар,-ди баш белгеч. Ә менә Асия Вәлиуллина белән Нәкыя Хәйретдинова кебек савым осталарының эш күрсәткече тагын да югарырак.
    Алда әйткәнебезчә мул сөтле, яхшы токымлы таналар үстерү буенча да бу коллектив нәтиҗәле эш җәелдергән. Хуҗалыкта гына түгел, район күләмендә тырыш хезмәт куйган мактаулы терлекчеләр Исмәгыйль Абдуллин белән Нургаяз Гайнетдинов 150 баш терлек карыйлар. Алар тәүлек буе диярлек фермада. Төшке аш вакытында витаминлы үләннәр кайнатып бозауларга эчертүне матур гадәткә керткәннәр. Шуңа терлекләре матур, таза, көр булып үсәләр.
    Агрофирмада терлекләрне ашату технологиясенә дә зур игътибар бирелә. Һәр көнне Усад спирт заводыннан 13 тонна барда, патыка кайтаралар. Камалылар продукция җитештерүне тагын да арттыру максатында терлекләрнең баш санын 4000 башка җиткерергә, һәр көнне 15 тонна сөт сатарга исәп итәләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: