Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Җәйге муллыктан кем ничек файдалана?

    Җәй ае терлекчелек тармагында эшләүчеләр өчен иң кулай, рәхәт чордыр, мөгаен. Хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр дә аннан мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланып калырга омтылалар.

    Ни дисәң дә маллар көнозын иркен болында йөри. Хуҗалыкка күп сөт җитештерү максатыннан зур чыгымнар тотасы да юк. Ә бүген районыбыз хуҗалыклары җәйге азык муллыгыннан ничек файдалана соң? Без бу сорауга җавап табу нияте белән район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек идарәсе башлыгы Вәкил Хаҗиев катнашында рейд үткәреп алырга булдык. Дөресен әйтергә кирәк, элек-электән макталып килгән "Масловский", "Аяз-Ойл", "Кама", "Азык-төлек корпорациясе", "Востокзернопродукт" һәм күп кенә гаилә фермаларыннан тыш хәлләр бер дә сөенерлек түгел әле. Күп еллар дәвамында алдынгылар рәтендә барган "Кульга" хуҗалыгында, мәсәлән, терлекчелек нык артта сөйрәлә. Биредә терлекләрне өстәмә тукландыруны да кирәккә санамыйлар. Ферма мөдиренең әйтүенә караганда алар күпьеллык үләнне ваклатып әрәм иткәнче, аннан сыйфатлы печән әзерләүне өстен күрә. Бик дөрес эшлиләр билгеле. Әмма кем соң әле аларга күпьеллык яисә берьеллык үләнне ваклатып малларга бирергә куша? Аннан башка да аларның котырып чүп үләннәре үскән кырлары байтак бит. Терлекләр өчен менә дигән витаминлы, туклыклы азык. Тик алар моның ише мөһим эшне вак-төяккә саныйлар. Шуңа биредә бүген һәр сыердан уртача 4,7 килограмм гына сөт савыла да инде. Хуҗасызлык билгесе түгелмени бу? Хуҗасызлык дигәннән, Урахчада да бүген чәчләр үрә торырлык хәлләр күзәтелә. Дөрес, әлегә монда оператив мәгълүматларга нигезләнсәк, һәр сыердан уртача 10 килограмм сөт савып алалар. Ләкин хәзерләүчеләргә 1 чиләк тә продукция озатылмый. Фермаларның торышы да канәгатьләнерлек түгел. Күбесенең түбәсе җимерелгән. Аңа берәүнең дә бүген исе китми. Ә менә районыбызның ерак чигендә урнашкан "Аяз-Ойл" хуҗалыгында һәр сыердан уртача 18-19 килограмм сөт савалар. Хәзерләүләр пунктына да алар узган елдагыдан 314 килограммга күбрәк продукция озата. Шунысы куанычлы, Хәмидуллин, Нәбиуллин, Шакиров, Нәҗимов кебек фермерлык-крестьян хуҗалыклары җитәкчеләре дә сөтне узган елдагыдан күбрәк саталар.
    Районда исә бүген терлекчелек продукциясе җитештерү буенча "Кама" агрофирмасы мактала. Алар һәркөнне сөт-май комбинатына 13-14 тонна сөт озаталар. Районыбыз хуҗалыклары һәм фермерлар саткан сөтнең 31 проценты алар өлешенә туры килә. Ит җитештерүдә дә нәтиҗәле эшли алар. Юлдашым, авыл хуҗалыгы идарәсе белгече, шулчак беркадәр уйланып торгач, үз фикерен җиткерде.
    -Элек сөт һәм ит җитештерү күрсәткечләре буенча хуҗалыклар эшчәнлегенә бәя бирү гадәте бар иде. Хәзер таләпләр үзгәрде. Тик ни кызганыч, "Әшнәк", "Йолдыз", "Урахча", "Кульга" хуҗалыклары үз мөмкинлекләреннән күпкә түбән эшлиләр. Ә эшлим дип тырышып йөргәннәрдә зур алга китеш күзәтелә. Мисал өчен камалылар гына һәркөнне терлекләргә 100 тонна яшел масса кайтаралар,-ди Вәкил Хаҗиев.
    Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, хуҗалыклар бу көнне 37 тоннадан артык сөт саталар. Ул узган елгы дәрәҗәдән 1628 килограммга артык. Менә шушы яхшы эшләүче хуҗалыклар күләгәсендә ваемсызлар булуын гына һич аклап булмый.
    Илебез бүген Бөтендөнья сәүдә оешмасына керергә әзерләнгәндә, кайберәүләрнең үз кулларында булган мөмкинлекләрдән, табигать муллыгыннан тиешенчә файдаланмаулары гына күңелдә зур аңлашылмаучанлык тудыра.
    Рәсемдә: Хәмидуллин гаилә фермасы терлекчесе Илдар Фәрзиев.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: