Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Әйдәүчеләр янәшәсендә...

    Агымдагы елның авыл хуҗалыгына кагылышлы тәүге семинары Күгәрчен җирлегендә, кече эшмәкәр Данил Нәбиуллин утарында узды. Бу очраклы түгел, гаилә фермалары арасында да Данил әйдәп баручыларның берсе.

    -Безнең Данилның гаилә фермасы коллегалары арасында пионер исемен йөртә. Ул бу юнәлештә әйдаманнарның берсе. Һәм нинди башлангычка гына алынмасын-булдыра, эшенең нәтиҗәсе бар. Шуңа күрә сезне биредә җыярга, аның хезмәт үрнәге белән якыннан таныштырырга булдык,-диде район башлыгы Илһам Валеев семинарны ача-ачышка.
    Макталырлыгы, күрсәтер гамәлләре бар шул Данилның. Бер дигән терлек бинасы әллә каян күз явын алып тора. Инде эченә узгач янәдән гаҗәпләнерлек җиһазлар, чисталык, тәртип үзенә җәлеп итә. Бүгенге көндә биредә 24 сыер асрала, инде барысы да бозаулаганнар. Араларында тәүлегенә 30 ар литр сөт бирә торган нәселлеләре дә бар. Андыйларның бозауларына аерата игътибар бирелгән. Мондыйлар көтү яңарту, көтүне ишәйтү өчен шәп перспектива. Азык мулдан әзерләнгән, эшкәртеп, пешереп ашатырга тырышалар.
    Данил Нәбиуллинның гаилә фермасыннан көн саен ярты тонна сөт сатуга һәм әзер продукция рәвешендә озатыла. Шуның бер өлешен җирле халыктан сатып алалар, аннан эремчек, каймак ясап башкала базарына да озаталар.
    -Ике миллион ярым сумлык кредит алу алдан бик куркыткан иде. Район җитәкчелеге, шәхсән Илһам Госманович тарафыннан хуплау, ярдәм табылгач тәвәккәлләвемә һич үкенмим. Бүген биредә 17 кеше эшли, әле тагын 6 кешене алырбыз дип торам,-ди Данил.
    Биредә дигәне, ферма янәшәсендә генә пилорамасы, поддон ясау цехы. Берничә кеше йорт, мунча буралары бурау белән мәшгульләр. Ярылган утын сатуны оештырганнар. Айга берәр мең поддон эшәү мөмкинлекләре бар һәм инде күмәрле заказлар да кабул иткәннәр.
    -Поддон ясау белән генә шөгыльләнсәк тә алган кредитны ел ярымда кайтару мөмкин булачак. Башка керемнәребез дә ярыйсы гына. Терлекләрнең баш санын 60 ка җиткерергә исәплибез,-ди Данил.
    Кыскасы, эшмәкәрнең кайчандыр өй янәшәсендә генә башланып киткән кече фермалык эшчәнлеге бүген инде киң колач ала бара, тармаклана, заманча үсеш кичерә. Данил бер урында гына таптана торганнардан түгел. Шулай итеп, без әле киләчәктә аңа һәм аның коллективына тагын да зуррак өметләр баглый алабыз. Бүгенгесе белән дә ул күпчелек гаилә фермалары өчен эталон булып тора.

    Редакциядән: әлеге семинарда үткән авыл хуҗалыгы елына йомгак ясалды, ирешелгән күрсәткечләр тирән анализланды һәм агымдагы елга перспектив бурычлар билгеләнде. Газетабызның киләсе санын, нигездә, шушы сәхифәгә багышлаячакбыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: