Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Васил Шайхразиев: әйткән сүз- аткан ук

    (Васил Шайхразиевның район Советы утырышында ясаган чыгышыннан)

    " Соңгы елларда Балык бистәсе җирлегендә зур эшләр башкарыла. Республика җитәкчелеге моны хуплый. Үзегез дә күрәсез. Районның йөзе күзгә күренеп үзгәрә. Заманча социаль объектларның актив режимда эшләве куандыра. "Дельфин" сәләмтләндерү үзәгендә булганда, мин моңа ныгытып инандым. Элеккеге район башлыгы буларак әйтәм, кемдер килгән өчен генә бу халыкны җыеп булмас иде. Алар белән якыннан аралашу да шуны раслады.
    Районның авыл хуҗалыгы юнәлешендә потенциалы зур. Әлегә алар тиешле югарылыкта эшкә җигелә дип әйтеп булмый. Балык Бистәсендә нефть, газ да табылмый. Шулай икән, төп табыш чыганагы, ул авыл хуҗалыгы. Терлекләрнең баш санын арттыру, продуктлылыгын күтәрү- сезнең беренче планга күтәрелергә тиеш.
    Аннанн килә, райондагы демографик хәл нык борчылырлык. Тууның үлемгә карата ике тапкырга якын ким булуын аңлауы кыен . Яшьләр өчен республика нинди генә программалар тәкъдим итми. Бәлкем, җәмәгатьчелек арасында аңлату эшләре җитенкерәмидер сездә. Нинди генә юл булмасын, район халкы өчен файдаласына якын килергә килергә кирәктер.
    Тагын бер мәсьәләне игътибар үзәгенә күтәрәсем килә, ул да булса, һәрбер бюджет акчасы билгеләнгән максатка тотылырга тиеш. Бүгенге катлаулы экономик кризис вакытында бигрәк тә.
    Фото Вазыйх Фатыйховныкы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: