Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Уйлап эш итү кирәк

    Синоптиклар быел язның иртә киләчәген искәртәләр. Шуңа күрә бүген башкарылырга тиешле чараны һич кенә дә кичектерергә, иртәгесе көнгә калдырырга ярамый.

    Язгы кыр эшләре башланырга да санаулы көннәр кала. Ә исәпле көн тиз үтә, дип хак әйтә халык. Шуңа бүгеннән үк чәчү материалларының яхшы сыйфатлы булуын тәэмин итәргә кирәк. Ә районыбыз хуҗалыкларында исә хәлләр һич тә сөенерлек түгел. Бик күпләр стандартсыз, начар сыйфатлы орлык кулланалар. Белгәнебезчә, чүпле, вак орлык чәчеп бервакытта да азык-төлек промышленносте өчен яраклы бөртек җыеп булмый. Шуңа хуҗалыклар алдына быел чәчүлек орлыкның 15 проценттан артыгын товарлыклы итү бурычы куела. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, районыбыз хуҗалыкларында булган сабан бодаеның 29, арпаның 41,5, солының 14,5 тоннасын элиталы, яхшы сыйфатлы орлыкка алыштыру бурычы куела.
    Сүз уңаеннан шуны да искәртү урынлы булыр, лабораториядә тикшерелеп оригиналь элиталы, районлаштырылган сортлы чәчүлек орлык кайтаручыларны хөкүмәтебез дә үз ярдәменнән ташламый. Аларга барлык документлары тәртиптә булса, бюджет хисабыннан сатып алган бәясенең 30 проценты кире кайтарыла. Шуңа күрә чәчүлек орлык алганда, аны махсуслаштырылган хуҗалыклардан кайтару хәерлерәк. Әлбәттә инде хуҗалык җитәкчеләре һәм баш белгечләр чит чәчүлек орлык кайтарганчы, үз хуҗалыкларының үзенчәлекләрен искә алып, безнең шартларга яраклаштырылган югары репродукцияле чәчүлек орлык кайтарсалар, күпкә отышлырак булыр иде. Быелгы кыр эшләрендә түбән репродукцияле чәчүлек орлык куллану катгый тыела.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: