Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Урман хуҗасыз калыр кебек

    Котлы Бөкәш ягыннан кайтып килешли, Зәңгәр Күл урманына тукталдым. Урманны бик яратам мин. Анда кергәч саф һавадан сулышлар иркенәя. Кышкы урманның үзенә бер гүзәллеге, матурлыгы бар. Рәхәт. Беренче карашка барысы да яхшы төсле. Урманнарда еш йөргән игътибарлы кешеләр генә тоя инде үзгәрешләрне. Әнә, бөтен урманны бәс каплаган мәлдә бер төркем...

    Котлы Бөкәш ягыннан кайтып килешли, Зәңгәр Күл урманына тукталдым. Урманны бик яратам мин. Анда кергәч саф һавадан сулышлар иркенәя. Кышкы урманның үзенә бер гүзәллеге, матурлыгы бар. Рәхәт. Беренче карашка барысы да яхшы төсле. Урманнарда еш йөргән игътибарлы кешеләр генә тоя инде үзгәрешләрне. Әнә, бөтен урманны бәс каплаган мәлдә бер төркем агачлар шәрә утыралар. Урманчы Нәбиулла абзый әйтмешли, корыганнар инде алар. Кәүсәләрендә су йөрми, шуңа тирләми. Ауган, череп ятучы агачлар да күп. Алар яшьләренә үсәргә ирек бирмиләр. Кортлыйлар, гөмбә һәм башка төрле авырулар тараталар. Менә шулай итеп урман корый инде.
    Яхшы хәтерлим әле. 3-4 сыйныфларда укыганда олы апам Рәисә белән уфалла арбасы тартып урманга корыган ботаклар, куаклар җыярга бара идек. Нәбиулла абзый безгә куакның ниндиен алырга ярый, ниндиен ярамаганлыгын аңлатып, күрсәтеп бирә иде. Без урманда йөргәндә бер абзыйны очраттык. Ул агач төпләрен төпләп йөри иде. Мин аннан ул төпләр белән нишлисең дип сорадым. Агач төпләрен вакытында төпләргә кирәк, югыйсә алар урманга чир тараталар,-диде ул. Менә сез җыйган ботаклардан күп булса ике мичлек утын чыга. Ә менә минем бер төп биш мичкә җитә. Ул елларда колхозга да имән төбен алып кайталар иде. Тимерче горнасына ташкүмер урынына шуны яктылар. Ә хәзер корыган ботак, агачларны җыючы да, кечкенә урманнарда санитар кисү үткәрүче дә юк. Ул корыган агачлар урманга гөмбә фәлән җыярга баручылар өчен дә куркыныч бит әле. Узган ел Зәңгәрле авылына изгеләр ашына урын әзерләү, чишмәләрне тәртипкә китерү өчен кайткан идек. Урман буена туктап кызым Алсу, хәләл җефетем Таһирә әби-бабай кабере өстенә куярбыз дип чәчәкләр җыярга булдылар. Урманга якын барып булмый, читтәрәк туктадык. Шул вакыт без керәсе урынга шактый юан черек карама агачы ауды.
    Элеккеге кебек һәр урманга аерым урманчы юк инде. Алар урманнарны каш бөртегедәй карап, тәрбияләп торалар иде шул. Агач утыртырга, башка эшләрдә булышучыларга урман кырыйларыннан печәнен чабып алырга рөхсәт итәләр иде. Ә хәзер корыган печән янгын чыгу куркынычы тудыра. Бер төрән сука белән канау ярып чыгу янгыннан коткармый шул. Аерым урманчылар булмагач, бу табигый байлыгыбыз хуҗасыз кебек тоела миңа?!
    Вельсор
    Абдрахманов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: