Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Уңганнар уң эшләре белән мактала

    "Урахча" хуҗалыгының 110 гектарлы рапс жирендә бер-бер артлы тезелгән өч трактор туңга сөрүдә соңгы гектарларны иңли иделәр.

    -Тәки өлгерәбез ахырысы, яңгырлар башланганчы тәмамларга иде исәбебез. Аяз көнне эшләве гел икенче инде- ди хуҗалык уңганы Фәнис Шәкуров. Ул 28 ел инде биредә җир эшкәртә. Ел әйләнәсе тырышып эшләп, техникага сакчыл карашы өчен хөрмәтлиләр биредә аны. Механизаторлар белән әңгәмә корып, эш барышы хакында фикерләшкәндә безнең янга хуҗалыкның баш инженеры Рафаэл Шагиев килеп туктады. Ул егетләрнең эшеннән канәгать. Аларның смена нормаларын һәрвакыт арттырып үтәүләре, якындагы берничә көндә шушы участокта туңга сөрүне тәмамларга исәп итүләре хакында сөйләде. Әйе, Хәматгаян Гилемҗанов, Василий Матвеев, Фәнис Шәкуров кебек уңганнар булганда эшләр көйле бармаска мөмкинме соң ул?

    Идрис Аметов

    Фото автордан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: