Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Уңай шартларга үз җавабы бар

Күптән түгел генә сафка бастырылган "Кулон-Агро"җәмгыятенең терлекчелек комплексында җитештерелгән продукциягә инде бүген үк сорау зур. Ни әйтсәң дә, биредә сыйфатка аеруча зур игьтибар бирәләр.

Соңгы заман таләпләре нигезендә эшләнгән әлеге комплекста бүген 180 баш савым сыерлары асрала. Монда аларга 25 кеше хезмәт күрсәтә. Барысы да үз эшләренең чын осталары. Производствода алар өчен бөтен шартлар тудырылган. Бозаулар торагында махсус микроклимат булдырылган. Бинада якты, коры, чиста һәм җылы. Берүзенә 77 бозау караучы хезмәткәр Әлфия Хәйретдинова да биредә җитәкчелек тудырган уңай хезмәт шартларына үз җавабын нәтиҗәле эше белән кайтарырга тырыша.Йөкләнгән эшне ул һәрвакыт җиренә җиткереп башкарырга омтыла. Азык мәсьәләсе дә тиешле югарылыкта хәл ителгән.Нәтиҗәсе,аның кул астында тәрбияләнгән яшь малларның барысы да сау-сәламәт, көр, таза булып үсәләр.
-Югары күрсәткечләргә ирешү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Ә мондый шартларда эшлисе генә килеп тора,-ди Әлфия.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шартлар