Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Тәртипкә өйрәтәләр һәм кирәк тә

    Шәхси хуҗалыкта терлек чалуга чик куела икән, дигән хәбәр авыл халкын, бигрәк тә фермерларны зур борчуга салды. Шуңа өстәп үз хуҗалыгында үстерелгән кош-кортлар да махсус урында чалынса бу хәл терлекчелек үсешенә кырын сукмасмы? Без шул сорауларга ачыклык кертү максатыннан район ветеринария службасы башлыгы Р. Г. Аглеев белән әңгәмә корырга булдык....

    Шәхси хуҗалыкта терлек чалуга чик куела икән, дигән хәбәр авыл халкын, бигрәк тә фермерларны зур борчуга салды. Шуңа өстәп үз хуҗалыгында үстерелгән кош-кортлар да махсус урында чалынса бу хәл терлекчелек үсешенә кырын сукмасмы? Без шул сорауларга ачыклык кертү максатыннан район ветеринария службасы башлыгы Р. Г. Аглеев белән әңгәмә корырга булдык.
    -Рөстәм Гарипович, яңа таләпләр кертелү авыл кешеләрен гасырлар дәвамында күнеккән кәсебеннән читләштермәсме? Бик күпләр өчен терлекчелек бүген төп табыш чыганагына әйләнде бит.
    -Яңа таләпләр Евразия Советы карары белән кабул ителде. Ит һәм ит продуктларының куркынычсызлыгы турындагы тамоҗня союзы техник регламенты 2014 елның 1 маенда гамәлгә керәчәк. Ул сугымлык продукт калдыкларын үтилләштерү һәм ит продукцияләрен саклау, күчереп йөртү, сату белән бәйле мәсьәләләрне җайга салырга ярдәм итәчәк. Минемчә, бу хәл саклану чараларын күргән, таләпләрне төгәл үтәгән очракта район халкына зыянга булмаячак. Тик бер нәрсәне онытырга ярамый, үз хуҗалыгында эшкәртелгән ит түшкәсен шәһәргә алып барганда юл-патруль постында кизү торучы ветеринария-санитария службасы документын таләп итәчәк. Ә аны махсус сугым пунктларында гына алырга мөмкин.
    -Димәк, шәхси хуҗалыкларда гаиләсе өчен терлекне үзендә эшкәртү рөхсәт ителә?
    -Мәсьәләгә ничек карыйсың бит әле. Берәүләр шәхси хуҗалыгында тәрбияләп үстерелгән терлек итенең сәламәтлек өчен зыянсыз булуына нык ышана. Ә икенчеләр исә аның куркынычсыз булуына ачыкларга теләсә, монда инде махсус мал сугу пункты хезмәтеннән файдаланырга туры киләчәк. Анда сугымлык терлекләр иң элек ветеринар күзәтү үтәләр. Эшкәртелгәннән соң да ит тикшерелә, санитар экспертиза үткәрелеп кләймә сугалар. Продукциягә ветеринария сертификаты бирелә. Ә андый итне инде күрше шәһәргә генә түгел, башка өлкәләргә дә алып чыгарга мөмкин булачак.
    Тагын шуны искәртеп үтәсем килә, сугым терлекне эшкәрткәндә калдыкларын хуҗасыз этләр ташып йөрмәслек итеп урнаштырырга кирәк. Бу хәл соңыннан йогышлы авырулар килеп чыгуына сәбәп булырга мөмкин. Кыскасы, бу яңа таләпләр авыл хуҗалыгы тармакларында эшләүчеләрне тәртипкә тартыр дип уйлыйм.
    Әңгәмәдәш-Идрис Аметов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: