Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Тырышлыкларында–яхшы көн күрешләре...

    Авыл җирендә яшәргә мөмкинлекләр чикле, яшьләргә эш урыннары юк дип сөйләүчеләр күп бүген. Әмма хикмәт анда гынамы икән?

    Район үзәгеннән шактый еракта урнашкан авылларда да үз кәсепләре белән көн күрүчеләр байтак. Әле күптән түгел генә Корноухово авылында булганда җирле хакимият башлыгы Габделхәй Гайнетдиновтан иң ерак Чирмешән авылында бер шәхси эшмәкәр эшләре турында мактау сүзләре ишетергә туры килде.
    -Әхтәм Исмәгыйлов гаиләсе бездә күпләрне сокландыра. Көндәлек эшебездә ул зур ярдәм күрсәтә, халкына хезмәт итә. Дүрт авыл халкыннан сөт җыеп аны район үзәгенә ташый,-дигәч бу эшмәкәр белән якыннан танышу нияте белән юлга чыктык.
    2004 елда авылда кибет ябылгач Исмәгыйловлар аны үзләренә сатып алып ремонтлап халыкка сәүдә хезмәте күрсәтүне үз кулларына алалар. Чирмешәнлеләргә генә түгел, алар күрше Зюзино, Наумовка авыллары кешеләренә дә сәүдә хезмәте күрсәтәләр.
    Әхтәм Исмәгыйлов шушы авылда туып үскән. Күрше Солтан урта мәктәбен тәмамлагач урта белем турындагы таныклык белән бер үк вакытта авыл хуҗалыгы машиналарында эшләү хокукын да алып чыга ул. Хуҗалыкта тракторда эшли башлый. Озак та үтми аны хәрби комиссариат юлламасы белән Лаешка автомобильчеләр курсына җибәрәләр. Ә солдат хезмәтен тәмамлап кайткач, егет һич икеләнүсез, туган төбәгендә төпләнә. Иң элек МТЗ, аннары ДТ, соңрак инде куәтле К-700 тракторында эшли. Җир дә эшкәртә, чәчүдә дә катнаша. Тормыш иптәше Мәдинә дә үзе кебек эш сөючән, уңган. Гомере буена диярлек ул кибетче булып эшли. Көнозын аяк өстендә булса да, өйдә 4 баланы, олы яшьтәге әтиләрен дә карарга өлгерә. Хатын-кызга әле моннан тыш та өйдә эш җитәрлек. Еш кына абзарда маллар карау да аның җилкәсенә төшә. Дөрес, уллары да кече яшьтән әти-әниләренә булышып, эш сөючән булып үсәләр. Бүген дә булышалар. Шулай булмаса җәен Әхтәм бер ялгызы болыннардан, елга-ерганаклардан чабып 70 тонна печән хәзерли алыр идемени? Уллары Марат белән Азат югары уку йортларын тәмамлагач Казанда эшкә калганнар, икесе дә үз гаиләләре белән яши. Җәй айларында исә күп вакытларын әти-әниләренә булышып үткәрәләр алар. Ә менә уртанчы улы Булат бүген гаиләнең төп терәге дияргә мөмкин. Ул шәһәрдә югары уку йортын тәмамалап кайтып умартачылык белән шөгыльләнә башлаган. Корт оялары да инде 20 гә җиткән. Ә кыш айларында тик ятмас өчен терлекләр асрыйлар. Абзарларында бүген 11 баш мөгезле эре терлек бар, аның 5 се савым сыеры. Киләчәктә бу тармакны тагын да үстерү ниятеннән Исмәгыйловлар җир алып эшләргә исәп итәләр. Моның өчен инде хәстәрлек тә күрә башлаганнар. МТЗ-80 тракторы алганнар, печән чабу, җыю җайланмалары да бар. Шәхси хуҗалыкларын үстерү, киңәйтү турында уйланалар. Ни дисәң дә төпчек уллары Салават та әти-әниләре үрнәгендә авылда калып хезмәт итәргә исәп итә икән. Ул бигрәк тә терлекчелекне ярата. Әнә абзарларында терлекләрдән тыш 25 баш сарыклары да бар. Менә шулай Исмәгыйловлар үз хезмәтләре, тырышлыклары белән көн күрәләр. Авылда гына түгел, күрше төбәкләрдә дә аларны шуңа яраталар, хөрмәт итәләр. Тормышта бернәрсә дә хезмәтсез генә бирелми дип хак әйтә халык. Исмәгыйловлар да бүген сабыр,тыйнак, булдыклы булулары белән авылдашларының олы хөрмәтен яулауга ирешкәннәр.
    Рәсемдә: Мәдинә белән Әхтәм Исмәгыйлов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: