Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Терлекчелек көндәлек хезмәт сорый

    Терлекләрне кышлату аеруча авыр, җаваплы чор булып исәпләнә. Шушы вакытта әле аларның баш санын киметмичә, сөт продуктларын җитештерүне дә уңышлы алып барырга кирәк. Чөнки һәр хуҗалыкның яшәеше бүген шуңа бәйле. Районыбыз быелгы кышлату ничегрәк үтте соң? Без район авыл хуҗалыгы идарәсе терлекчелек бүлеге башлыгы Вәкил Хаҗиев белән шул хакта әңгәмә...

    Терлекләрне кышлату аеруча авыр, җаваплы чор булып исәпләнә. Шушы вакытта әле аларның баш санын киметмичә, сөт продуктларын җитештерүне дә уңышлы алып барырга кирәк. Чөнки һәр хуҗалыкның яшәеше бүген шуңа бәйле. Районыбыз быелгы кышлату ничегрәк үтте соң? Без район авыл хуҗалыгы идарәсе терлекчелек бүлеге башлыгы Вәкил Хаҗиев белән шул хакта әңгәмә кордык.
    -Вәкил Хашимович, районыбыз хуҗалыкларының ит җитештерүдә республикада югары нәтиҗәләргә ирешүләрен беләбез. Ә менә сөт хәзерләү эше бүген ничегрәк бара?
    -Сөт мәсьәләсенә килгәндә күрсәткечләрнең узган елның беренче кварталы белән чагыштырганда артыграк булуы зур өмет уята. Бу ел башыннан район хуҗалыклары 24 мең центнердан артыграк сөт сатты. Узган ел сөт бәяләренең күтәрелүе бу тармакка игътибарны арттырды. Инде кайбер фермерларыбыз да сөтчелек тармагы белән кызыксына башладылар. Чөнки бу продукция җитештерүдән кергән акча көндәлек чыгымнарны капларга гына түгел, материаль базаны ныгытырга да җитә.
    -Кышлату барышында кайсы хуҗалыкларыбыз сөт хәзерләүдә нәтиҗәле эшләделәр, шулар белән таныштырып үтсәгез иде.
    -Эре хуҗалыклар эшчәнлегенә тел-теш тидереп булмый анысы. Һәр кайсы кышлату башыннан ук зур тырышлык куеп эшләде. "Азык-төлек корпарациясе", "Востокзернопродукт", "Масловский", "Аяз-Ойл" хуҗалыклары терлекләрне ашату технологиясенә игътибарны нык көчәйттеләр. Көндәлек рационны баетып, аңа төрле өстәмәләр кушып бирү уңай нәтиҗәләрен бирде. Шуның нәтиҗәсендә сыерларның массалы бозаулау чорында да сөтнең кимүенә юл куелмады. Бу яктан яңаарышлылар хезмәтен күпләргә өлге итеп куярга мөмкин. Алар бүген һәр көнне хәзерләүчеләргә алты тоннадан артык сөт сата. Савым сыерларының баш саны әллә ни зур булмаса да мәшләклеләр хәзер яхшы эшли. Алар сөт җитештерү күләмен инде биш тоннадан арттырып җибәрделәр.
    -Югарыда сез фермерларыбыз да сөтчелек тармагы белән кызыксына башлады дидегез. Бүген алар арасында аеруча яхшы эшләүчеләр хакында да берничә сүз әйтсәгез иде.
    -Кышлату барышында Шакиров, Нәбиуллин, Нәҗимов, Хәмидуллин фермерлык хуҗалыклары күпләрне сокландырырлык эшлиләр, матур күрсәткечләргә ирештеләр. Алар бу темпны бүген дә киметмиләр. Күгәрчен авылы фермеры Данил Нәбиуллин, мәсәлән, савым сыерларын дүрткә арттырды. Рус Әшнәгеннән Равил Нәҗимов, Мель. Починоктан Фәнил Бикмуллин да баш санын арттырып, продукция җитештерүдә нәтиҗәле эшлиләр. Башка фермерларыбыз да бүген сөт җитештерү кәсебен үз иттеләр.
    -Вәкил Хашимович, терлекчелектә башка юнәлешне сайлаган фермерларның эшчәнлеге белән дә таныштырып үтсәгез иде.
    -Алдагы елларда районыбызда атлар саны нык кими башлаган иде. Фермерлар эшкә алынгач бу өлкәдә сизелерлек уңышлар күзәтелә башлады. Бүгенге көнгә хуҗалыкларда һәм фермерларда 424 ат исәпләнә. Сарык үрчетүгә дә зур теләк белән алынучылар бар. Районда сарыкчылык белән бүген биш фермер шөгыльләнә. Аларның гомуми баш саны 458 гә җитте. Терлекчелек кебек авыр һәм җаваплы тармакта берничә ел эчендә генә олы уңышларга ирешеп булмый. Ул һәрберебезнең көндәлек тырышлыгына, гомуми хезмәт күрсәткечләренә бәйле.
    Әңгәмәдәш-Идрис Аметов.
    фото yandex.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: