Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Техника ремонтлана, комбайннар кырга ашкына

    Бу көннәрдә барлык хуҗалыкларда да техника агрегатларны ремонтлап, кышкы саклауга кую эшләрен уңышлы төстә алып баралар.

    Балык Бистәсе " востокзернопродукт "җәмгыятендә дә техника төзекләндерүгә җитди игтибар бирәләр.Берүк вакытта әле биредә 8 комбайн уңайлы һава торышын көтеп кырга чыгып китәргә әзер тора. Хәер, боларның барысы хакында да хуҗалыкның баш инҗенеры Рәҗәп Сафин мөгаен тулырак мәглумат бирер, аны тыңлап карыйк әле.

    Хуҗалыгыбызда техника- агрегатларның сакчыллыгына зур игтибар бирелә. Аларны һәрвакыт үзвакытында соңармыйча карап, көйләп, майлап эшләтергә тырышабыз. Шулай булганда гына аның гомере озая, чыдамлылыгы арта, кызу эш вакытында сафтан чыгып йөддәтми.Шуңа күрә без һәрнәрсәгә үзвакытында техник хезмәт күрсәтәбез. Төзекләндерү, яңарту эшләрен дә көннәр җылы вакытта башкарырга тырышабыз.

    Хуҗалыкта бөртекле култураларны җыеп алгач, эшләр бер каддәр җиңеләйгәч, кыр эшләреннән бушаган механизаторлардан ремонт бригадасы оештырдык. Иң элек күп хезмәт сорый торган агрегатларны сафка бастыруга керештек. Быел да тырмаларны төзекләндерүне тимерче Нурислам Яруллинга йөкләп ялгышмадык. Үз эшен белеп, сыйфатлы итеп башкарырга гадәтләнгән ул. Кыска гына вакыт эчендә 195 тырманы яңартып куйды. Машина-трактор паркында кырдыручы хезмәтен башкаручы Рафаэл Мортазинны да үз эшенең остасы дип атарга мөмкин. Комбайнчы Булат Ханов белән алар барлык чәчкечләрнең сошнякларын кырдырып яңарттылар. Берүк вакытта ике дистәгә якын чәчкечләрне һәм култиваторларны ремонтлап куйдылар.

    Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

    Реклама

    Идрис Аметов.

    Автор фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: