Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Шикаять расланмады, ә чүп ату кем намусында?

    Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгына районыбызда быел терлекчелекнең нык аксавы, аерым алганда "Аяз-Ойл" , "Азык-төлек корпорациясе" кебек эре хуҗалыкларда нәсел эшенең йомшак булуы, бозауларның күпләп үлеме, терлекчелек продукцияләре җитештерүнең кимүе хакында шикаять барып ирешкән.

    Әлеге шикаятьне тикшерергә районга республика нәсел эше берләшмәсенең бүлек мөдире Ирек Әхмәтов килде. Министрлыкка барып ирешкән хәбәрнең күп өлеше мәшләклеләргә кагылганлыктан тикшерүне шуннан башларга булдылар.
    Республика авыл хуҗалыгы министрлыгына әлеге хәбәр кем тарфыннан җибәрелгәндер, анысы билгесез, әмма җитди сигнал бик җентекләп тикшерелде. Монысы хак терлекчелектә гадәти эш көне иде. Кайсы гына бинага керсәк тә чисталык күзгә ташлана. Мәшләклеләр бүген терлекләрнең баш санын 900 гә җиткерү турында уйланалар. Аның 295 савым сыерлары. Монда көтүне яңарту планлы төстә алып барыла. Бу максаттан 146 баш яхшы нәселле таналар төркеме тупланган. Аның 49 бозаулаган. Ел башыннан биредә 88 баш бозау алынган. Алар барысы да сау-сәламәт булып, матур үсәләр. Үлем китем генә түгел, арада хәтта авыручылар да юк. Хуҗалык җитәкчесенең терлекчелек буенча урынбасары яшь белгеч Дамир Кәримовны да без биредә очраттык. Ул яңа туган бозаулар караучы Надеҗда Яруллина белән аларны тәрбияләү, ашату технологиясенең үтәлеше хакында фикерләшә иде. 100 дән артык бозау тотылган бинада чиста, коры, җылы. Яшь бозауларга бер ай дәвамында сөт эчертәләр. Бу таләпне яшь белгеч керткән. Уңай нәтиҗәсе дә күз алдында. Элек яшь бозауларга коры сөт порошогын болгатып эчертсәләр, хәзер аннан тулысынча баш тартканнар. Чөнки яшь маллар арасында эч китүдән сагаялар. Барысы да көр, матур булып үсә.
    Мәшләктәге кебек Яңа Арыш терлекчелек фермасын да үз күз уңаеннан үткәрде соң комиссия. Монда да алар һәр бинага кереп терлекләрнең торышын, яшь малларның үсешен, технологик таләпләрнең үтәлешен ныклап тикшерделәр. Хуҗалыкның баш зоотехнигы Равил Вилданов белән ферма мөдире Таһир Имамиевның әйтүенә караганда, биредә бүген 1860 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Терлекләрнең продуктлыгы югары, яшь малларның үсеше дә яхшы. Комиссия шулай ук Котлы Бөкәш зонасында беренчеләрдән булып оешкан Илдус Шакировның гаилә фермасындагы хәлләр белән дә танышты. Тикшерүләр нәтиҗәсендә министрлыкка алынган шикаятьнең чынбарлыкка туры килмәве ачыкланды. Бүгенгесе көнне күпләрне сокландырып, яңалыкка омтылып, югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүчеләргә чүп ату кемгә кирәк булды икән?!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: