Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Шартлар булгач эшләре җайлы

    "Сабакай авылы терлекчелек фермасы коллективы Кама" агрофирмасында иң тотрыклы эшләүчеләр рәтендә. Биредә барысы 740 баш мөгезле эре терлек асрала. Аның 400 е савым сыерлары. Бу коллектив һәркөнне хәзерләүчеләргә 2750 килограмм сөт озата.

    -Якын көннәрдә без сөт җитештерү күләмен 3 тоннага җиткерергә исәп итәбез,-ди ферма мөдире Миннегөл Сәлахова.
    Семинарга җыелган хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар, гаилә фермалары башлыклары һәм белгечләр алдында бүген көн үзәгендә торган терлекчелектән тыш язгы кыр эшләренә әзерлек хакында да җитди сөйләшүләр алып бардылар. Узган ел коры килү сәбәпле, бик күпләрнең ашлык сатып ягулык, ашлама, запас частьләр алу мөмкинлеге юк. Бары тик үз көчебезгә генә таянып яшәргә, хәстәрлек чаралары күрергә туры киләчәк,-дип район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Камил Гаязов банктан кредит алу турында уйларга киңәш итте. Шуңа бу семинарга район үзәгендәге банк вәкилләре дә чакырылган иде. Алар авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен отышлы һәм ташламалы кредитлар алу үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
    Шуннан соң семинарда катнашучылар буаз таналар торагы, бозауларны салкын метод белән асрау шартлары белән таныштылар. Якты, чиста, иркен бинага килеп кергәч тә күпләр үзләрен витаминлы үлән складындагыдай хис итте. 92 баш бозау асралган бу бинада Роза Мусина белән Мәүлия Бакирова күңел биреп бозау тәрбиялиләр. Малларның һәркайсы таза, матур, көр булып үсә. Шунысы сөенечле, һәр бинада эшләүче терлекчеләргә яңа халатлар, яхшы эш кораллары бирелгән Терлекчеләр йорты буфетында кайнар коймак белән чәй эчеп утыручы сыер савучылар хезмәт кешесенә болай зур игътибар бирүләре өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр. Әлеге ферманың 187 һәм 147 баш сыер асралган биналарда әлегә сыерларның утарда йөрүеннән файдаланып хуш исле сенаж кертеп таратканнар. Ә ятакларына ваклатылган салам түшәлгән.
    -Бүгенгесе көнне районда пычкы чүбе сатып алу нык кыенлашканга, без әнә шулай һәрбер фермада шушы ысулны киң кулланабыз. Салам хуҗалыгыбызда җитәрлек, аны ваклату да артык мәшәкать таләп итми. Белгәнебезчә, пычракта һәм салкын бетон өстендә яткан сыерларның күбесе мастит белән авыручан була,-ди агрофирма директоры Камил Садыйков.
    Бүген илебез белән бөтен дөнья сәүдә оешмасына аяк басканда бу мәсьәләләргә игътибар бирү аеруча мөһим. Семинар эшендә катнашкан муниципаль район башлыгы Илһам Валеев та һәрбер хуҗалык җитәкчесе һәм белгечләрнең игътибарын технологик таләпләрнең төгәл үтәлешенә юнәлтте. Яхшы сыйфатлы продукция сату бүгенге көн таләбе булуын искәртте, һәркемгә нәтиҗәлерәк эшләргә кирәклеген ассызыклады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: