Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Шартлар бар, эшләре бара...

    Узган район семинары күпләрне кызыктырырлык гамәлләрне барлауга юнәлдерелгән иде.

    -Ашламага һәм ягулык-майлау материалларына дәүләт ярдәм күрсәтер әле дип кул кушырып утырырга кирәкми. Һәр хуҗалык банклардан кредит алып бу эшне бүген үк башлап җибәрергә бурычлы. Югыйсә, инде бөтен дөнья халкының бүген кредит хисабына яшәүен һәр сәгать саен искәртергә кирәкмидер. Кайберәүләрнең банктан берничә йөз мең сум акча алырга куркып утырулары һич аңлашылмый,-диде муниципаль район башлыгы Илһам Валеев бу семинарда.
    Монда катнашучылар Түбән Тегермәнлек авылындагы авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау остаханәсендә булдылар. Бина якты һәм җылы. Ремонтчылар өчен бөтен уңай шартлар булдырылган. Остаханәне утын ягып җылыталар. Кирәкле запас частьләрне дә вакытында алып кайтканнар. Хуҗалык җитәкчесе Рәкыйп Гыймадиев тә кыскача гына үз эшчәнлекләре, киләчәккә уй-планнары белән уртаклашты.
    -Тегермәнлек җирлегенә "Кызыл Шәрыкъ" агрохолдингы килгәнгә 4 ел вакыт үтеп китте. Шул вакыт эчендә матур гына үзгәрешләр булды. Машина-трактор паркы яңарды, заманча эшләнгән комбайн, агрегатлар кайтарылды. Иң куандырганы, бүген авылдан 105 кеше тотрыклы эш урыны белән тәэмин ителде. Ә җәйге чорларда әле тагын 50 кешене кабул итәчәкбез,-диде ул.
    "Востокзернопродукт" хуҗалыгы узган ел 1 мең тонна көнбагыш җыеп тапшырган. Байтак кына күләмдә кукуруз орлыгы суктырып алганнар. Аны бүген маллар өчен фураж әзерләүдә киң файдаланалар. Бер сүз белән әйткәндә кызылшәрыклылар үз позицияләрен районыбызда елдан-ел ныгыталар. Муниципаль район башлыгы Илһам Валеев тә Күгәрчен авылы янәшәсендә төзелә торган ит комбинатындагы эшләрнең уңышлы баруына сөенече белән уртаклашты. Комбинат өчен инде терлекләрне кайтара да башлаганнар. Түбән Тегермәнлек авылы фермасында алар вакытлыча үзләренә яшәү урыны тапканнар. Күргәнебезчә, бу хуҗалык әлеге юнәлештә нәтиҗәле эшли. Кышкы чорда бар игътибарны диярлек терлекчелеккә юнәлтүләре дә урынлы. Югары Тегермәнлек авылы терлекчелек фермасында гадәти эш көне. Малларның утарда йөрүләреннән файдаланып терлекчеләр бина эчен чистартып чыгарганнар. Пычкы чүбе җәйгәннәр. Тудыру бүлегендә дә үз технологияләре белән эш итәләр. Сыер берничә көн дәвамында бозавы янында яшәгәч аны башка бинага күчерәләр. Бу бинада барысы 72 баш бозау асрала. Аларны 4 айга кадәр үстергәч башка абзарга күчерәләр. Терлекчеләрнең үз эшенә җитди караулары нәтиҗәсендә барысы да сау-сәламәт, көр булып үсә.
    Савым сыерлары асралган бинада да тулы тәртип күзгә ташлана. Барлык ферма эшчәннәре яңа халатлар, көрәк, себерке, сәнәк кебек эш кораллары алганнар. Ферма читендәге ташландык бүлмәгә капиталь ремонт ясап, савымчылар өчен ял бүлмәсе оештырып җибәргәннәр. Без кергәндә терлекчеләр табын артында сыйланып утыралар иде. Кунаклар күңеленә дә терлекчеләр йорты хуш килде.
    Семинар азагында гыйнвар аена терлекчелек тармагына йомгак ясадылар. Әлбәттә инде биредә артта сөйрәлүче хуҗалык җитәкчеләре адресына да тәнкыйть сүзләре әйтелде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: