Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Районыбызда хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелә

     Бүген районыбызда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник бүлеге начальнигы Ришат Булатов җитәкчелегендәге махсус комиссия хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерә.

     Комиссия беренче чиратта тракторларның, тагылма техниканың әзерлеген, чәчүлек орлык, ашлама белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен бәяли.

    Кыр эшләренә эш планнары һәм хезмәтне саклау буенча күрелгән чаралар да иътибар үзәгенә алына.

    ( Тулырак язманы газетабызның киләсе саннарында укырсыз).

     

    Автор Илгиз Замалиев.

    фото автордан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама