Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Районда иң эре җир биләүче “Кулон-Агро” хуҗалыгыннан уңган тракторчы Валентин Тарасов бу көннәрдә туңга сөрүдә эшли

    Без аны куәтле "Нью-Холд" чит ил тракторы янында очраттык. Әлеге катлаулы техниканы күптән түгел генә кабул итеп алса да, аның нечкәлекләренә бик тиз төшенгән. Хуҗалыкта бу көннәрдә аңа тиңнәр юк икән.

    Иңендә 30 елга якын хезмәт тәҗрибәсе булган егет Яңавылга килгәнче үзенең туган авылы Каз. Чаллы кырларын эшкәрткән. Хуҗалык тулысынча диярлек инвестор кулына күчкәч, бер төркем иптәшләре белән бирегә килеп эшли башлаганнар. Хезмәттәше Иван Храмов белән алар бер-берсен ял иттереп тәүлек буена җир сукалыйлар. Быелгы кыр эшләрендә хуҗалык уңганы Валентин Тарасовның хезмәт күрсәткечләре иң югарылардан. Ул барысы гектарда туңга сөрү үткәргән.

    Идрис Аметов.

    Фото авторныкы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: