Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Район хуҗалыклары техника паркын яңарталар

    Авыл хуҗалыгы техникаларына бәяләр елдан-ел артып торуына карамастан, хуҗалыкларыбыз заманча агрегатлар кайтаруны дәвам иттерә.

    Әле шушы көннәрдә генә "Закирова" белән "Шәмсетдинов" фермерлык хуҗалыклары районга ике яңа чәчү комплексы кайтардылар. Шунысын да искәртеп үтәбез "Шәмсетдинов" хуҗалыгы әле генә 1 миллион сумга ашлама кайтарган иде.
    Моннан тыш әле тагын бер хуҗалыгыбыз ике яңа кукуруз чәчү агрегаты алып кайткан. Быелгы язгы чәчү вакытында районыбыз басуларында берьюлы өч операцияне башкаручы 14 чәчү комплексы эшлиячәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: