Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Рашат Мөбәрәкшин таналар төркеменә дә елның-елында яхшы алмаш әзерли

    Олы Елга авылы терлекчелек комплексында Рашат Мөбәрәкшин күпләр өчен ихтирам казанган хезмәттәш, киңәшче, остаз да.

    Вакытның тиз үтүен генә күр әле син. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң әтисе янына фермага эшкә килүенә дә инде тиздән 35 ел тула икән бит. Ишле гаиләдә үскән егет беренче көннән үк әтисенең ышанычлы ярдәмчесенә әйләнә.
    Җәй айларында көтү көтә, кышын фермада терлекләр карый. Егетнең җаваплылыгын бәһалап, яшь бозаулар төркеменә билгелиләр аны. Биредә дә булдыклылыгын нәтиҗәләре белән раслый. Ул бүген дә эшенең уңышлары белән сөендереп тора.Үз группасындагы яшь терлекләрдән , алар 150 баш, берәр килограмм артым алуга ирешә. Таналар төркеменә дә елның-елында яхшы алмаш әзерли ул.
    Идрис Аметов.
    Автор фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: