Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Оешканлык үзенекен итә...

    Районда иң эре хуҗалыклардан исәпләнгән "Кама" агрофирмасының бүген 12 мең гектардан артык чәчүлек җире бар. Аның 1,6 мең гектарын көзге культуралар, 1 мең гектарын күпьеллык үлән били. Быел биредә 9927 гектар мәйданда язгы чәчү үткәрелә. Кырда гөрләтеп 10 чәчү агрегаты эшли.

    Анатыш авылыннан Шумково трассасы буенча барганда сул яктагы 220 гектарлы мәйданны биләгән җирдә хуҗалыкның иң яхшы механизаторлары Илһам Сабиров белән Иван Фәсхиев бодай чәчүне тәмамлап килә иде. Бүлекчәнең башкарма директоры Марат Минвәлиев эштә тоткарлык булмавына сөенечен белдерде.
    -Чәчүлек орлык ташуны бай тәҗрибәле автомобильче Илгизәр Гыймаевка йөкләп ялгышмадык, бер минут та тик торганы юк. Аның "Зил-131" автомашинасы хуҗалыкта иң ышанычлылардан. Ул аны 22 ел идарә итә инде,-ди җитәкче.
    Ә Рус Әшнәге авылы янәшәсендә механизаторлар мәш килеп кукуруз чәчәләр. Ашлама керткәннән соң иң элек Илһам Гыймаев белән Сергей Мамлин агрегатлары культивация үткәрәләр. Алар артыннан Фирдүс Каюмов белән Владимир Елизарев кукуруз чәчә. Бу культураны быел алар 1,5 мең гектарда игәргә исәп итәләр. Аның инде яртысыннан артыгын чәчкәннәр.
    Кайсы участокка гына барып чыксаң да, агротехник чараларны төгәл, дөрес итеп кулланулары күзгә ташлана. Механизаторлар да бай тәҗрибәлеләр. Килеп кушканны көтеп утырмыйлар. Кечкенә участокларда чәчүне МТЗ-1221 тракторлары белән башкаралар. Ә олыларына заманча, күп операцияләрне берьюлы башкара торган чәчү комплексларын керткәннәр. Бүген биредә шундый куәтле 3 агрегат эшли. Илнар Нәҗмиев белән Фәйзенур Шакировка ярдәмгә шушы көннәрдә генә күрше Питрәч районыннан бер яңа агрегат килгән. Аларның һәркайсы үз эшләрен сыйфатлы итеп башкаралар. Көненә 60-65 әр гектар чәчү чәчәләр. Бу катлаулы, заманча агрегатлар эшенә, быел кырда мөстәкыйль рәвештә беренче язын каршылаучы яшь белгеч Алмаз Җәләлов та югары бәя бирде.
    -Әлегә Илнар Нәҗмиевкә тиңнәр юк. Үз эшен бик төгәл, пөхтә башкара ул,-ди егет.
    Аның сүзен "Кама" агрофирмасы генераль директоры Камил Садыйков та хуплады.
    -20 елга якын төрле трактор, агрегатларда эшләгән Илнарга заманча чәчү комплексын тәкъдим иткәч, булдыра алырмы икән, бик катлаулы бит дип, шикләнеп куйган идек. Булдыра торганнардан, күп белергә омтыла. Һич кенә дә икеләнеп утыра белми. Үз эшен һәрвакыт сыйфатлы итеп башкара. Кыр эшләре башыннан әлегә аңа тиңнәр юк,-ди ул. Бу агрегатларны хуҗалыкның иң яхшы, ышанычлы автомобильчеләре Хәмзә Сәфәров, Рөстәм Галиев кирәк нәрсәләр белән тәэмин итеп торалар. Биредә әнә шулай барлык операцияләр дә бер-берсенә ялганып, тыгыз бәйләнештә дәвам итә. Алар агрегатларга ашлама, чәчүлек орлыкны берөзлексез китерәләр. Чәчүлек орлык дигәннән, быел тулысынча яңа сортлыларын кайтарганнар. Аның бер бөртеген дә химик эшкәртүләрсез чәчмиләр. Бу катлаулы процесс хуҗалыкның ындыр табагы мөдире Фәнис Нурмөхәммәтовка йөкләнгән. Вазыйфасын яхшы белә ул. Кайсы препаратны күпме күләмдә кулланырга кирәклеген дә аңлатып торасы юк, үз эшенең чын остасы.
    Хуҗалыкның Олы Елга машина-трактор паркы мөдире Илсур Шакиров та нәкъ шундыйлардан. Монда ул баш инженер вазыйфасын башкару белән бергә механик, көйләүче оста хезмәтләрен дә үти. Без булган көнне Саескан Тавы юнәлешендәге участокта эшләүче бер агрегатның шестернясы ватылып сафтан чыккач, ул аны урынга барып көйләп эшкә озатты. Биредә әнә шулай һәр агрегатны карап, көйләп эшләтәләр. Ә бүген монда 20 дән артык трактор кыр эшләрендә катнаша. Әлегә берсенең дә сәбәпсез тик торганы булмаган. Ә техниканың төзек булуы күбесенчә механизаторларның осталыгына бәйле. Монда да елның-елында кыр эшләрендә актив катнашкан хуҗалык уңганнары Фәргать Хәмидуллин, Рамазан Сибгатуллин, Альберт Бәдретдинов, Шамил Садыйков макталалар. Быел да алар җаваплылык хисләрен тоеп производствода алда баралар. Чәчүлек туфрак әзерләү, культивациядә югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Ә чәчүдә исә гади агрегатлар арасында Илһам Сабировка тиңнәр юк. Хезмәттәше Миннур Миннеханов та аннан азга гына калыша. Ул үзенең МТЗ-1221 тракторы белән чәчүдә иң катлаулы участокларда эшли. Кыр эшләрендә алда баруының төп сәбәбен егет чәчүчеләрнең уңганлыгыннан күрә. Чыннан да Зөлфәт Шәмәрданов, Фәннур Фатыйхов, Миннәхмәт Сәлахиев бердәм тырышлык белән хезмәт куялар. Чәчү барышында алар кырда очраган агач кисәкләрен, ташларны да басу читләренә чыгаралар. Чөнки урып-җыюда да аның зур комачау ясавын аңлыйлар егетләр.
    "Кама" агрофирмасы эшчәннәре әнә шулай язгы чәчүне зур оешканлык белән алып баралар һәм инде аны тәмамлау алдында торалар. Хуҗалыкның киләчәге өметле булуын дәлилләгәндәй, иртә сабан культуралары чәчелгән кайбер участокларда игеннәр матур, тигез булып тишелеп тә чыкканнар.

    Рәсемнәрдә: өстә-Илхам Сабиров, Иван Фәсхиев, уртада-Миннур Миннеханов, аста-Илнар Нәҗмиев.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: