Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Логос” хуҗалыгының Дикое Поле фермасында эшләр көйле бара

    Бүген "Логос" хуҗалыгының Дикое Поле фермасында 460 баш Канада токымлы терлекләр асрала.

    Ферма мөдире Екатерина Чернова үзе шушы авылныкы. Эшчеләрнең күбесе күрше авыллардан килеп эшләүчеләр. Олы Укмастан Лилия Шәйхиева ат җигеп малларга азык ташый. Бу эштә аңа авылдашлары ирле-хатынлы Муллахмәт белән Талия Хәйретдиновалар зур булышлык күрсәтәләр. Үз эшләреннән һәм хезмәткә түләү тәртибеннән канәгать алар. Алган һәр бозауны бер айга кадәр тәрбияләп үстергән өчен һәр башка 500 әр сум өстәмә алалар. Айлык хезмәт хаклары уртача 20 шәр мең сумга җитә икән.

    Идрис Аметов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: