Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Кыш бабай «машиналары» Балык Бистәсе районында яшиләр-Фотолар

    Без кече яштән инде Кыш бабайның җигүле боланнар чанасына утырып килүен беләбез. Районыбыз читендәге Шомбыт авыл җирлегенең Степановка авылында чын боланнар кайтарылуын ишеткәч Районның баш ветеринария табибы Наил Усманов белән без шул якка юл тоттык.

    Табигатнең иң чиста, иң матур бу сихри почмагында урнашкан авылда яшәүчеләр калмаган. Бары тик үзвакытында яхшы хәлле хуҗалар яшәвен дәлилләп берсеннән берсе таза нык йортлар гына утырып калган.Менә шушы сихри тынлык хөкем сөргән авылны, районыбызга туристларны күбрәк җәлеп итү максатыннан, эшмәкәр егетләр 167 гектар җирне рәсмиләштереп "Кыргый табигат"дип исемләнгән крестян фермерлык хуҗалыгы оештырганнар. Чыннанда бу якка кеше аягы басмаган дияргә мөмкин. Хуҗалык идарәчесе Павел Шамаевның әйтүенә караганда бирегә Таулы Алтай ягыннан чуар боланнар кайтарылган. Кыска гына вакыт эчендә алар безнең шартларга яраклашканнар. Район ветеринария хезмәткәрләре һәркайсына түләмә һәм котыру авыруына каршы превивкалар ясаганнар. Бәлки шуңададыр авыру очраклары юк. Берничә гектар мәйданны биләгән утарда алар өчен барлык шартлар бар. Бүгенгесе көнне районыбызда яңа һөнәр булып исәпләнгән болан караучы хезмәтен Сергей Рыҗов белән Риза Шәрипов яратып башкаралар. Утарда йөргән 73 боланга алар көне буена җитәрлек печән белән 4 капчык солы таратып чыгалар. Якын көннәрдә 14 гектардан артык мәйданны биләгән яңа утарга күчерергә исәп итәләр.

    Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

    Идрис Аметов.

    Автор фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: