Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Кырлар ни вәгъдә кыла?

    Соңгы корылыклы еллар хуҗалыкларыбыз, гаилә фермалары игенчеләрен, инвесторларыбызны һәрьяклап сынады. Быел да табигать безне яңгырлары белән әллә ни куандыра алмады. Көзге культуралар буйга үсеш алуга карамастан, башаклану нәтиҗәләре әллә ни уңыш вәгъдә кылмый. Урыннарда хәлнең ни дәрәҗәдә катлаулы булуын ачыклау максатында без белгечләргә, хуҗалык җитәкчеләренә: "Кырлар быел ни вәгъдә итә?",-дигән...

    Хәлил Әшрәпов-район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы:
    -Зур уңышка өмет итеп булмый. Бары тик югары технология, ашлама белән эшләгән хуҗалыкларда гына игеннәр узган елгы чамасы уңыш вәгъдә итәләр. Бүгенге көндә район буенча корылыктан күрелгән зыянны, һәлак булган игеннәрнең күләмен санау бара. Әле бу акча кире кайта, түгелгән хезмәткә дәүләт ярдәме булачак дигән сүз түгел. Дөрес, ил җитәкчелеге ярдәменнән ташламаска, булышу ягын карарга ышандыра. Хәзерге вакытта бөтен көчне терлек азыгы туплауга юнәлтергә кирәк. Әлеге максаттан азык культуралары ресурсын тулысынча файдаланырга, бөртеклеләр уңышына өмет булмаган кырларны азык өчен җыеп алырга кирәк. Югыйсә, булганыннан да коры калуыбыз бар.
    Нияз Шәмсетдинов-"Аяз-Ойл" җәмгыяте җитәкчесе:
    -Быелгы табигать яңгырлары белән безне дә сөендерә алмады. Бары тик ашлама, гербицид белән эшләү, шушындый корылыклы елда да, чагыштырмача үзен аклады. Бер миллион сумлык орлык эшкәртү, чистарту, аеру агрегатлары алып югары сыйфатлы орлык белән үзебезне тулысынча тәэмин итү шулай ук шактый өстенлекле якларын күрсәтте дип әйтер идем. 435 гектардагы көзге культуралардан уңыш узган елгыдан ким булмас дип уйлыйм. Быел да терлек азыгы әзерләүгә бик җитди карадык. 500 тоннага якын печән әзерләнде, 105 тонна халыкка бирдек. Төгәлрәге, кем күпме теләде, шулай запаслы булды. Тиздән 370 гектарда катнаш культураларны җыеп алуга керешәчәкбез. Яшерен-батырын түгел, ашлык запасыбыз юк түгел, әле 2011 елдан калган 4 мең тонна икмәгебез дә бар. Соңгы еллар шактый сыный безне, бер үк вакытта хәстәрле булырга да өйрәтә.
    Данил Нәбиуллин (Күгәрчен авылы)-гаилә фермасы җитәкчесе:
    -Быел бөртеклеләр чәчмәдек. Ә терлек азыгы хәзерләүгә килгәндә, начар эшләдек, запасны башка еллардан ким тупладык димәс идем. 200 тонна печән азык утарына кайтты, 80 тонна халыкка өләштек. 90 гектарда болын печәне әзерлисебез бар. Салам кайгыртучанлыгын да күрсәк, бу хакта янәшәдә эшләүче инвесторлар белән килешүләр булды, кышка яхшы кәеф белән керербез дип уйлыйм.
    Ринат Хәмәдияров-"Солтан" агрофирмасы җитәкчесе:
    -Уңыш була дип, күкрәк кагып булмый. Бары тик көзге арышка гына өмет бар. Яңгырлар булмады. Нигездә, бәрәңге игүгә юнәлеш алган хуҗалык буларак, сугарулы участокларыбыз уңышына өметләнәбез.
    Рамил Мостафин-"Урахча" җәмгыяте җитәкчесе:
    -Узган елгы дәрәҗәдән түбән тәгәрәмәбез дип уйлыйм. 260 гектарда арпадан, 150 гектарда көзге культуралар чагыштырмача өметне аклар дигән ышаныч бар. Ашлама белән эшләүнең файдасына елдан-ел инана барабыз. Быел да дәүләт ярдәменнән тыш 600 мең сумлык ашлама, 250 мең сумлык гербицид сатып алган идек. Вакытында ашлау, агулауның ярдәме зур булды диясе килә. 350 тонна чамасы печән әзерләп куйдык. Халыкка теләгәннәренчә бирә алдык.
    Әңгәмәдәш-Вазыйх Фатыйхов.

    Автордан: соңгы елларның сынаулары игенчене ничек кенә сынамый. Тик шунысын да уңай искәртү шарттыр, һәрбер сынау, сорауның да асылына төшенеп, булган резервларны кулдан ычкындырмыйча, ай-вайлашмыйча гына критик шартларга үз алымнарын каршы куя алучы тәҗрибәлеләр һәм дә яңа буын җитәкчеләр, игенчеләр аз түгел янәшәбездә. "Әгәр яңгыр булса, агроном ниемә кирәк соң",-дигән канатлы әйтем искә төшкән бер мәлдә, юк шул, алай гына түгел, төпле белгечләр һәрчак үз урыннарында, үз биеклекләрендә кала киләләр, диеп нәтиҗәлисе килә.

    Рәсем www.yandex.ru сайтыннан алынды

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: