Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Күңеле яңалыкка омтыла

    Гадәттә төпчек бала булып дөньяга килгәннәр иркә, тормыш кыенлыкларына түземсез була, диләр. Ә менә ул нәкъ киресенчә.

    Әтисе Хөсәен абзый районыбызның Яңа Арыш авылында туып үссә дә, Раиф Хәмидуллинның балалык һәм үсмер еллары Теләче районының Олы Нырсы авылында үткән. Ярты гасырга якын терлекчелектә эшләгән әтисе белән үтә дә сабыр, тыйнак, изге күңелле әнисе Халисә апа өч кызы белән бер улына яхшы хезмәт тәрбиясе биреп әдәплелеккә өйрәтеп үстерә белгәннәр. Мәктәптә 3 нче сыйныфны тәмамлагач ук инде ул колхоз эшенә булыша башлый. Ындыр табагында ашлык чистарта, аны маллардан саклый. Ә икенче елны хуҗалык җитәкчеләре аңа җитдирәк эш йөклиләр. Ул инде терлекчеләргә булыша, болында көтү көтә. Югары сыйныфларда 386 сум хезмәт хакы язалар. Ул чор өчен бик зур күләмдә акча иде ул. Шуннан соң егетнең күңеле тагы да үсеп китә. Бәлкем, нәкъ әнә шушы тырыш хезмәтен күрептер урта мәктәпне тәмамлагач хуҗалык җитәкчеләре аны ферма мөдире итеп "кодалыйлар". Әмма озак эшләргә туры килми, хәрби хезмәткә чакырып алалар үзен. Раиф илебез иминлеген Ерак Көнчыгышта саклый. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Егет кыска гына вакыт эчендә командирларыннан рәхмәт сүзләрен ишетә, Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Сакта аеруча уяу торуы, чик бозучыларны да тоткарлавы өчен аңа икенче, аннан соң беренче дәрәҗә чик буе гаскәрләре отличнигы дигән күкрәк билгесе тапшыралар. Ә туган ягына кайткач, әти-әнисе киңәшен тотып, ул Лубян урман хуҗалыгы техникумына укырга керә. Ә аннан юллама буенча аны районыбызның Котлы Бөкәш урманчылыгына производство буенча өлкән мастер итеп җибәрәләр. Биредә дә бер-бер артлы хезмәт үрләре яулый егет. Кыска гына вакыт эчендә баш урманчы дәрәҗәсенә күтәрелә. Әмма бер урында гына басылып ирешелгәннәреннән канәгать калып эшли торганнардан түгел шул ул. Күңеле һаман яңалыкка омтыла. Тыңгысыз күңелле, тәвәккәл булуы белән күпләрдән аерыла. Эшмәкәрлек хәрәкәте тарала башлагач, ул да Котлы Бөкәштә беренчеләрдән булып шәхси эшен ачып җибәрә. Авыл халкына сәүдә хезмәте күрсәтә. Тора-бара аның кибетләре дә арта, дүрткә җитә. Шул вакытта да ул тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешелгәннәрен калдырып, тагын икенче бер мөһимрәк һәм җитдирәк эшкә алына. Үз предприятиесен төзеп халык ихтыяҗы зур булган керамзит блоклар җитештерә башлый. Халык телендәгечә, "Күз курка, кул эшли", диюләре нәкъ аның турында инде. Менә дистә еллар инде ул бу эшен уңышлы дәвам иттерә, аны даими рәвештә үстерә, киңәйтә. Районыбыздан гына түгел, хәтта күрше тирә өлкәләрдән дә ул җитештергән төзү материалларын килеп алалар. Тыңгысыз күңелле эшмәкәр үзенең производство базасында берничә ел элек кенә тротуар плитәләре, брусчаткалар, тимер койма, капкалар җитештерә башлаган иде. Бу тармагы да аның хәзер зур үсеш кичерә. Бала вакыттан терлекчелекне үз иткән эшмәкәр производство базасы янәшәсендә берничә ел элек атлар фермасына нигез салган иде. Аларның бер өлешен Сабантуйларында ярышка да әзерләде ул. Мәктәп укучыларын үзенә чакырып атта йөрү түгәрәкләрен дә оештырып җибәргән иде. Тора-бара аның фермасында атлар саны 70 кә җитте.
    Хезмәт юлында гел яхшы күңелле, инсафлы һәм ярдәмчел кешеләр генә очравына куанычын яшерми Раиф. Алар төпле киңәшләре белән булышалар, ди ул. Ул үзе кебек авыл хуҗалыгының барлык нечкәлекләрен дә яхшы белеп, аны җаны-тәне белән яраткан булдыклы белгечләр һәм җитәкчеләр белән аралашырга ярата. Алардан заман таләпләре югарылыгында эшләргә, катлаулы технология серләренә төшенергә өйрәнә. Әти-әнисе һәм кечкенәдән үзе дә терлекчелекне үз иткәнгә, хуҗалыгында сыерлар асрый. Гаилә фермасы оештыру максатыннан Раиф моңарчы озак еллар ташландык хәлдә булган Мам. Каз. Чаллы авылындагы ферма бинасын файдаланырга уйлый. Быел биредә ремонт, төзекләндерү эшләрен башкара, сөт саву, суыту җиһазлары урнаштыра. Савым сыерлары да сатып алып кайта. Шулай итеп Котлы Бөкәш зонасында беренчеләрдән булып ул 24 савым сыерына исәпләнгән гаилә фермасы ачып җибәрә. Инде 25 баш бозау алганнар. Арада иң матур, көр үскән 16 баш бозауны аерып алып тәрбияли башлаган. Киләчәктә ферманың икенче яртысында атлар асрарга, ә сыерларның баш санын 50 гә, атларны 100 гә җиткерергә исәп итә.
    Тыңгысыз күңелле эшмәкәр Раиф Хәмидуллин бүген районыбызда гына түгел, күрше-тирә төбәкләрдә күпләргә үрнәк булырлык. Үзе яшәгән Котлы Бөкәштә ул 20 кешене эшле иткән. Хезмәт хакы һәм салым түләүләре буенча да аның бер тиен бурычы булмавы, егетнең һәр тарафта җаваплылыгы хакында сөйли.
    -Ярты сүздән аңлаучы тормыш иптәшем һәм ышанычлы дусларым булмаса, мин боларның берсенә дә ирешә алмас идем, барысы өчен дә аларга рәхмәтле,-ди ул.
    Рәсемдә: Раиф Хәмидуллин фикердәше "Аяз-Ойл" җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов белән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: