Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Көтүченең хезмәт хакы күпме?

    Татарстанда көтүчеләргә кытлык зурдан. Интернет челтәрендә җаның ни тели, шуны табып була дигән фикер яшәгәнгәдерме, көтүчеләрне дә шунда эзли башлаганнар. Бушлай игъланнар эленә торган билгеле бер сайтта Әлмәт районының Яңа Надыр авылына ашыгыч рәвештә ике көтүче кирәклеге турында игълан язганнар. Эш бирүче фермер 65 баш сыерын көткән өчен аена 45...

    Татарстанда көтүчеләргә кытлык зурдан. Интернет челтәрендә җаның ни тели, шуны табып була дигән фикер яшәгәнгәдерме, көтүчеләрне дә шунда эзли башлаганнар.

    Бушлай игъланнар эленә торган билгеле бер сайтта Әлмәт районының Яңа Надыр авылына ашыгыч рәвештә ике көтүче кирәклеге турында игълан язганнар. Эш бирүче фермер 65 баш сыерын көткән өчен аена 45 (!) мең сумнан артык хезмәт хакы түләргә ышандыра. Шулай ук Питрәч районының Отар - Дубровка авылына, Биек Тау районының Мамонино авылына килеп көтү көтәргә риза булучыларны үз вакытында түләнә торган хезмәт хакы һәм уңайлы торак белән "кызыктыралар".

    Татарстанның Кармалка авылында сыерларның муенына махсус җайланма асып, сөтлебикәләрнең кайда йөргәнлеген GPS системасы аша компьютердан күзәтеп утыручы фермер турында хәбәр таралган иде. Бер мәгълүмат чарасы китергән мәгълүматларга караганда, кызыксынучан авыл эшмәкәре әлеге алымны чарасызлыктан - көтүче тапмаганга куллана башлаган. Ул сыерларны көтүнең бу ысулын инде 2009 елдан бирле куллана икән.

    Хәер, чынбарлыкта без әлеге хәбәрнең дөреслеккә туры килмәвен ачыкладык. Татарстанда Лениногорск районында Мордва Кармалкасы һәм Чирмешән районында Югары һәм Түбән Кармалка авыллары булса да, аларда мондый заманча көтү карау ысуллары турында бездән беренче тапкыр ишетүләре турында сөйләделәр. "Югары Кармалка авылында сыерларны арканда йөртәләр, Түбән Кармалка авылында хайваннарны махсус әйләндереп алынган урында көтәләр. Андый җайланмалар тагып йөртсәләр, бу хакта ишетми калмаган булыр идек", - дип ачыклык кертте Чирмешән районының Түбән Кармалка авыл җирлеге рәисенең урынбасары. Ә Лениногорск районының Мордва Кармалкасы авылында яшәүче Татьяна Стинькина авылларында фермер барлыгын исбатлады, әмма аның сыерларын берничә ел рәттән бер көтүче көткәнен белдерде.

    Акча бар, түләргә кеше юк

    "Көтүче булса, авыл халкы җәе буе да түләргә риза. Бездә көтүчеләр элек тә булмаган, хәзер дә көтүгә чыгарга кеше юк", - дип сөйләде Арча районының Түбән Пошалым авылында яшәүче Мәмдүдә Гәләветдинова. Аның сүзләренә караганда, әлеге районда өч сыердан күбрәк сыер асраучыларга саву аппаратлары өләшә башлагач, сыерларын арттыручылар, фермер булып киткән хуҗалыклар да бар. Әмма хуҗалыкларда сыер һәм сарыклар саны артмый.

    Түбән Пошалым авылында һәр язны көтү, чисталык, зират җыештыру өмәсе мәсьәләләренә багышланган авыл җыеннары уза. Монда көтү чыгу көнен, аның чиратын билгеләү, хуҗалыклардагы маллар санын исәпкә алу һ.б. шундый сораулар карала. Мәмдүдә Гәләветдинова сүзләренчә, Пошалым авылларында көтү чиратын язып бара торган махсус чиратчы бар. Аның дәфтәренә көтү белән бәйле булган барлык мәгълүматлар теркәлеп бара. Авылдагы тәртипләр буенча, чират билгеләүче көтүгә үзе чыкмый.

    Мондый дәфтәр Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында да алып барыла икән. Авыл халкы соңгы елларда сөтлебикәләр санын сизелерлек арттыра башлаган. "Сөт бәясе 20 сумга күтәрелгәч, халык кызыгып китте. Бездә эш юк - авыл кешесе сөт сатып көн күрә. Кайберәүләр Казанга йөри, үзләренең даими сатып алучылары бар", - дип сөйләде авылда яшәүче исемен әйтмәүне үтенгән ханым. Әлеге авылда кемнедер яллап бер көн сарык көтүен көттерү- 500, сыер көтүенә чыгару - 800 сумга төшә.

    Балыклы Чүкәй авылында 22 баш сыер булган фермер да бар. Аның сыерларының 5-6сы сава торган сыерлар булса, калганнары тана яки бозаулар. Әмма авыл халкы әлеге фермер малларын авыл көтүенә йөртүгә каршы чыккан. Хәзерге вакытта авыл эшмәкәре аларны арканда йөртергә мәҗбүр.

    Мамадыш районының Җөри авылында көтүлек җирләре белән проблема гомер-гомергә булган. Әлеге авыл көтүен күршедә генә урнашкан, бетә баручы, бүгенге көндә 4 кенә дача йорты булган Березовая Полянка (керәшеннәр аны үзләренчә Пункә дип йөртә) авылы янында көтәләр. "Җөридә сыерлар элеккегә караганда күпкә кимеде, башта һәр хуҗалык 2шәр сыер асраса, шулар янына тана яки үгез дә була торган иде. Хәзер авылда 40лап сыер бар микән, юк микән?" - дип сөйләде Елизавета Вятскина. Әлеге авылда хәзерге вакытта көтүчеләр юк, әмма чират буенча үзе көтүгә чыга алмаган хуҗалык кеше яллый. Бу очракта аңа көненә 1000 сум түләнә.

    Әлеге язманы әзерләгәндә без сөйләшкән авыл кешеләре беравыздан көтүче булырга теләүчеләр юк дип белдерде. Кем әйткәндәй, көтүче хезмәтенең "престижы" булмаса да, җырчы Салават кечкенә чагында көтү көткәнлеге белән мактанып йөри, Америка президенты Теодор Рузвельтның сәясәткә кереп киткәнче ковбой - көтүче булуын да бар дөнья белә. Ләкин бүгенге вәзгыяттән чыгып сүз йөртсәк, авылларга көтүче булып эшләргә кайтырга теләүчеләр табылуына ышанасы килми. Шуңа да якын киләчәктә авыл урамы буйлап көтүчесез, муенына GPS-трекерлар таккан сыерлар йөриячәктер.

    (Матубгат.ru)

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: