“Кораб”лар старт көтә

Хуҗалыкларда быел урып-җыюга әзерлек начар түгел. Ә фермерларыбызда хәлләр ничек тора? Урып-җыю кебек мөһим чарага алар нинди әзерлек белән киләләр? Шушы сорауларга төпле җавап алу нияте белән без район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгече Зөфәр Әхтәмов белән юлга чыктык.
Мәсьәлә чыннан да бик җитди тора. Районыбызда булган 20 дән артык фермерда бүген 24 комбайн исәпләнә һәм алар быел 10 мең гектарга якын мәйданда ашлык суктырып алачак. Бу җитди мәсьәләгә әзерлекне без район үзәге янәшәсендә урнашкан "Маннанов" крестьян-фермерлык хуҗалыгыннан башларга булдык. Биредә быел 3 комбайн урып-җыюга чыгачак. Комбайнчылар техникаларын алдан ук әзерләп куйганнар. Инде биредә алар белән техника куркынычсызлыгы буенча әңгәмәләр дә үткәрелгән.
Дон-Урай авылы янәшәсендә урнашкан "Габдриев" крестьян-фермерлык хуҗалыгында да әзерлек барышы күңелгә ятышлы. Бар нәрсәне дә бер урынга туплап бик дөрес эшләгәннәр. Күз уңында булган 3 комбайнның да эшкә әзерлеге яхшы. Игенчеләр бу көннәрдә хуҗалыкта башка мөһим эшләрдә актив катнашалар.
"Гобәйдуллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгында быел урып-җыюга зур әзерлек чаралары күрелә. Игеннәрне суктыруда алар быел өр-яңа чит ил комбайныннан файдаланачаклар. Шушы көннәрдә хуҗалыкка кайтарылачак бу техника белән идарә итүче дә инде билгеле. Биредә тагын икенче бер зур яңалык турында да әйтми мөмкин түгел. Монда каплаулы ындыр табагы һәм ашлык склады төзелә. Фермер әнә шулай киләчәккә матур уй-планнар белән яши.
Котлы Бөкәш авылы янәшәсендәге "Чаллы" фермерлык хуҗалыгында да әзерлек яхшы. Биредә быел 2 комбайн эшлиячәк. Берсе "Дон", ә икенчесе "Нива". Соңгысы белән быел Мансур Мотыйгулин идарә итә. Без дә аны фермерның техника утарында очраттык. "Бай тәҗрибәле бу игенче бар нәрсәне дә булдыра",-дип фермер Илдус Шакиров безгә аның хакында күп кенә мактау сүзләре әйтте. Ул 38 ел биредә автомобиль йөртүче булып эшли икән. Мәктәп елларыннан ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгәнгә, бу техниканы да ул үз итә. Алдан ук инде "Нива"сын эшкә әзерләгән. Шуңа тыныч күңел белән хуҗалыкта азык запасын тулыландыруда катнаша, "ЗИЛ" автомашинасы белән печән ташый.
"Марат" крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Рафаэль Шәфыйковны без техника утарында очраттык. Күп еллар дәвамында ул иске "Нива" комбайны белән урып-җыюда катнашкан. Ә быел исә районыбызның бер хуҗалыгыннан "Дон" комбайны сатып алган. Әле 3 ел гына уракта катнашкан бу техниканың әзерлеге яхшы. Тик шулай да чапкычларын көйләп әзерлисе бар. Рафаэль 14 ел элек 47 гектар пай җирләре алып фермерлык хуҗалыгы ачып җибәргән. Ә бүген аның 320 гектар чәчүлек җирләре бар. Быел да фермер яңа "Дон"ында үзе эшлиячәк. Улы Марат урта мәктәпне тәмамлап укырга киткәнлектән аның эшен энесе Марсель дәвам иттерә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 13:38Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат.23100
-
25 февраль 2021 - 13:17Юл һәлакәтендә һәлак булган Вәнил абый турында туганы: “Районда аны белмәгән кеше юк иде...” Кичә Балык Бистәсендә булган юл фаҗигасе турында хәбәр иткән идек.47800
-
25 февраль 2021 - 11:38Язмыш җиле (Хикәя) Бала тудыру йортының җилпәзә ишеге котны алып чыелдап ябылды4200
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!127000
-
25 февраль 2021 - 09:03Балык Бистәсендә көннәр җылытачак Әмма салкын урынына буран, яңгыр һәм җепшек кар килә.10500
-
25 февраль 2021 - 08:54Сабыен бер тапкыр гына кочакларга өлгергән... Уфаның 3нче балалар тудыру йортында фаҗига булган.25700
-
24 февраль 2021 - 12:05Песи коронавирус йоктырган Латвиядә Covid-19 коронавирус инфекциясе белән мәче зарарлануның беренче очрагы расланган.8200
-
24 февраль 2021 - 12:02Салкында машина кабынмаса нишләргә? Мичкәгә гади спирт салырга киңәш ителә12000
-
24 февраль 2021 - 09:56Инфекционист яңа вирусның куркыныч симптомнары турында сөйләде Кешедә бу вируслы авыруның барлык вариантлары да охшаш симптомнар белән уза.10200
-
24 февраль 2021 - 09:37Апрель аенда өстәмә ял көне булырга мөмкин Россия Иҗтимагый палатасында 7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көнендә Сәламәт тормыш рәвеше (ЗОЖ) көнен гамәлгә куюны тәкъдим иткәннәр.6900
-
24 февраль 2021 - 09:21Юл фаҗигасендә һәлак булган Хашимовлар бәби ашына барырга чыккан булганнар... "Киа" машинасы йөртүчесе турында мәгълүмат аз. - Бик матур, яшь егет. Ялгышмасам, Апас районыннан, диделәр. Эш буенча Балык Бистәсенә кайткан булган, - диде Нәзирә.132500
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.130200
-
25 февраль 2021 - 09:44Балык Бистәсендә Туган телләр һәм бердәмлеге елына карата багышланган тантана булып узды
-
24 февраль 2021 - 09:20Балык Бистәсе районында булган юл фаҗигасе урынында ТР баш дәүләт инспекторы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Ленар Габдерахманов булып китте.
-
24 февраль 2021 - 09:08Балык Бистәсендә 4 кеше һәлак булган юл фаҗигасе урыныннан видео барлыкка килде
-
5 февраль 2021 - 13:09
-
17 февраль 2021 - 09:05Цинкланган материалдан, ныгытып эшләнгән төрле үлчәмдәге теплицалар җитештерүче бәясеннән сатыла. Цинкланган материалдан, ныгытып эшләнгән төрле үлчәмдәге теплицалар җитештерүче бәясеннән сатыла.10100
-
17 февраль 2021 - 09:02«Стройматериалы ВТК» кибетендә кар чистарту техникасының киң ассортименты тәкъдим ителә. «Стройматериалы ВТК» кибетендә кар чистарту техникасының киң ассортименты тәкъдим ителә.4900
-
17 февраль 2021 - 08:59«Бәрәкәт» сәүдә йортының икенче катында йорт җиһазлары салоны ачылды. «Бәрәкәт» сәүдә йортының икенче катында йорт җиһазлары салоны ачылды.15800
-
25 февраль 2021 - 13:38Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат.23100
-
25 февраль 2021 - 13:17Юл һәлакәтендә һәлак булган Вәнил абый турында туганы: “Районда аны белмәгән кеше юк иде...” Кичә Балык Бистәсендә булган юл фаҗигасе турында хәбәр иткән идек.47800
-
25 февраль 2021 - 11:38Язмыш җиле (Хикәя) Бала тудыру йортының җилпәзә ишеге котны алып чыелдап ябылды4200
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!127000
-
25 февраль 2021 - 09:16Район Башлыгы эшмәкәрләр белән очрашты Кичә район администрациясенең актлар залында муниципаль район Башлыгы Илдар Таҗетдинов эшмәкәрләр белән очрашты. Анда шулай ук авыл җирлекләре башлыклары,5600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика