Комплекслы эшләү кирәк

Хуҗалыкларда бүген бөтен көчне терлек азыгы хәзерләүгә тупладылар. Күпьеллык үлән инде тәмам өлгереп җиткәнлектән, бу эшне кичектерергә ярамый. Үткән район семинарында сүз шул хакта барды.
Узган атнаның шимбә көнне хуҗалык җитәкчеләре һәм баш белгечләр катнашындагы семинар Олы Әшнәк фермасыннан башланып китте. Биредә "Логос" җәмгыяте тимер-бетон плитәләрдән эшләнгән махсус базларга сенаж салу эшен башлап җибәргән. "Йолдыз" агрофирмасы җитәкчелеге бу көннәрдә терлек азыгы хәзерләү белән бергә фермаларны ремонтлау, төзекләндерү турында да уйлана.
-Безнең фермада бүген 420 баш мөгезле эре терлек асрала. Аның 102 се савым сыерлары. Маллар узган елдагыга караганда 50 башка артык. Терлекләрне уңышлы кышлату өчен безгә 200 тонна печән, 1800 тонна сенаж кирәк,-ди агрофирма директоры Наил Сәлахетдинов.
-Һәр хуҗалыкта эшне бүген олыәшнәклеләр үрнәгендә оештырырга кирәк, - дип муниципаль район башлыгы Илһам Валеев эшне активлаштырырга чакырды. Ул бер үк вакытта сенаж салу, яфрак азык хәзерләүне дә көчәйтергә, урып-җыюда катнашасы комбайннарның әзерлеген тикшерергә кирәклеген әйтте.
-Үз хуҗалыгыгыз турында гына түгел, авыл кешеләрен дә онытырга ярамый. Авыл халкын терлек азыгы белән тәэмин итүдә тоткарлыклар булмаска тиеш,-диде ул.
Шуннан соң Олы Әшнәк авылы тау башында печән әзерләү процессын карадык. 140 гектар мәйданны биләгән күпьеллык үлән җирендә эш тулы көчкә бара. "Магдон" чапкычы яшел массаны теземнәргә сала. Ә ваклатылган массаны 2 "КамАЗ" машинасы базларга ташый. Кече Әшнәк авылы янәшәсендәге участокта да шундый ук җанлылык хөкем сөрә. Хуҗалык җитәкчесе эшнең барышыннан канәгать.
-Авыл хуҗалыгында әле мин яңа кеше. Мондый семинарларның файдасы бик зур. Үзем дә читтә өйрәнеп кайтып, кайбер яңалыкларны керттем. Киңәйтелгән трактор арбасына бүген 8 әр рулон печән тутырып ташыйбыз. Ә элек аны 2 "КамАЗ" машинасы кайтара иде,-дип Илмаз Закиров башкарган эшләре, алда торган бурычлары белән таныштырды.
Шиланка авылы янәшәсендәге "Логос" хуҗалыгының азык утарында семинарда катнашучылар озак тукталды. Биредә инде 2 бинага рулонланган печәнне шыплап тутырганнар. Янәшәдә генә базга сенаж салалар.
-Яшел массаны нәкъ менә биредәге кебек махсус консервантлар кушып салырга, аны тәүлек буена тыгызлап таптатырга кирәк. Сөт кислоталары бактерияләре белән баетылган сенаж бозылмый. Һәм азыктан хуш исләр генә бөркелеп тора. Мондый азык күгәрми дә, череми дә, озак саклана,-дип авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Камил Гаязов һәр хуҗалыкка консервантлар кайтарырга кирәклеген әйтте. Аның өчен борчылып әллә кайларга барып йөрисе дә юк. "Россельхозцентр"ның район бүлегенә заявка бирсәң, үзләре кайтарып тапшыралар.
Хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләү белән бергә парга калдырылган җирләрне үзвакытында эшкәртүне дә сузарга ярамый. Юл уңаена без логослыларның эш алымнарын карап, тупланган уңай тәҗрибәне һичшиксез кулланырга кирәклегенә инанып кайттык.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 10:50Илсөя Бәдретдинова : «Минем бөтен дөньям Илфак иде» «ТНВ» каналында Зәмирә Рәҗәпова алып бара торган «Әй язмыш, язмыш...» тапшыруында танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап бирде.6900
-
18 гыйнвар 2021 - 09:53Элвин Грей өйләнгән Әллә өйләнешәләр? Элвин Грей "Она согласилась" дип язган9600
-
18 гыйнвар 2021 - 09:43Люция Мусина һәм Рөстәм Закиров гаиләсендә кайгы Җырчы Люция Мусинаның әтисе үлүе хакында күңелсез хәбәр килеп иреште.15500
-
18 гыйнвар 2021 - 09:36Әнвәр Нургалиев : "Бүгеннән мин ятим" Әнвәр Нургалиев, әтисе вафат килеш, кичә Казанда концерт куйган.12000
-
15 гыйнвар 2021 - 09:59Игътибар, газетабызда конкурс! Татарстанда 2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Без гасырлардан гасырларга күчеп килүче рухи кыйммәтләрне дәвам итәргә тиеш.16900
-
15 гыйнвар 2021 - 09:46Чын күңелдән зур рәхмәт Тирә-ягыбызда башкалар өчен игелекле гамәл кылучы шәхесләр аз түгел.16300
-
15 гыйнвар 2021 - 09:40Кадерле кешебез мәңгелеккә арабыздан китте 12 нче гыйнвар көнне Яншык авылыннан безнең өчен кадерле булган кешебез Якуп Гыйлемхан улы Мостафин мәңгелеккә арабыздан китте.32000
-
15 гыйнвар 2021 - 09:35Балыкбистәлеләр, бәйрәмдә саклык чараларын күрегез 19 гыйнварда православие динендәгеләр мөһим бәйрәмнәренең берсе Качману бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бу көнне районның барлык гыйбадәтханәләрендә гыйбадәт кылулар узачак.21000
-
15 гыйнвар 2021 - 09:33Алинә Гатиятова: " Динәбезнең әдәби бәйгеләрдә тәүге катнашуы түгел иде" Узган ел башыннан ел ахырына – декабрьгә кадәр «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татмедиа» АҖ филиалы — «Казан утлары» журналы редакциясе Бөек Ватан сугышы темасына язылган иң яхшы повестька, хикәягә «Илең турында уйла» дип аталган ачык әдәби конкурс игълан иткән иде.21301
-
15 гыйнвар 2021 - 09:26Язмышларны бергә бәйләп Якташыбыз – Анастасия Федоровна Парфенова үзенең 75 яшьлеген билгеләп үтте. Әлеге гомер бәйрәмен ул бердәм, дус гаиләсе белән бергә каршылый.23400
-
15 гыйнвар 2021 - 09:24Балык Бистәсендә вакцинацияләү дәвам итә Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча Балык Бистәсе районында бүгенге көндә коронавирус инфекциясе белән 54 авыру очрагы ачыкланган.19400
-
15 гыйнвар 2021 - 09:05Балык Бистәсе горурлыклары Моннан берничә ел элек газетабызда районыбызның Чыршылы Елга егете Илнур Фәйзуллинның Казан фәнни-тикшеренү технологик университетында (КНИТУ-КХТИ) эшләве һәм фәнни эш белән шөгыльләнеп галим дәрәҗәсенә күтәрелүе турындагы язма урын алган иде.11000
-
14 гыйнвар 2021 - 14:51Мәрзия Хәтимова - Балык Бистәсенең алдынгы хат ташучысы “Авыл офыклары” редакциясе 2021 елның беренче яртыеллыгына район газетасына иң күп тираж җыючыга конкурс игълан иткән иде.25000
-
15 гыйнвар 2021 - 15:03Бүгенге "Сорау - җавап" уенының катнашучысы Рәзилә Мөхәммәтрәхимова
-
15 гыйнвар 2021 - 14:56" Авыл офыклары" редакциясе үзенең әбүнәчеләре арасында призлар уйнатты
-
14 гыйнвар 2021 - 11:33Бирдебәк авылында су китереп күңел ачканнар😊
-
30 декабрь 2020 - 10:54
-
15 гыйнвар 2021 - 09:57Балагызны яисә үзегез җырларга, фортепианода уйнарга өйрәнергә теләсәгез мөрәҗәгать итегез. Балагызны яисә үзегез җырларга, фортепианода уйнарга өйрәнергә теләсәгез мөрәҗәгать итегез.1900
-
15 гыйнвар 2021 - 09:54“Русский мрамор” җәмгыяте үзенә эшкә чакыра “Русский мрамор” җәмгыяте үзенә эшкә чакыра6100
-
18 гыйнвар 2021 - 10:50Илсөя Бәдретдинова : «Минем бөтен дөньям Илфак иде» «ТНВ» каналында Зәмирә Рәҗәпова алып бара торган «Әй язмыш, язмыш...» тапшыруында танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап бирде.6900
-
18 гыйнвар 2021 - 09:53Элвин Грей өйләнгән Әллә өйләнешәләр? Элвин Грей "Она согласилась" дип язган9600
-
18 гыйнвар 2021 - 09:43Люция Мусина һәм Рөстәм Закиров гаиләсендә кайгы Җырчы Люция Мусинаның әтисе үлүе хакында күңелсез хәбәр килеп иреште.15500
-
18 гыйнвар 2021 - 09:36Әнвәр Нургалиев : "Бүгеннән мин ятим" Әнвәр Нургалиев, әтисе вафат килеш, кичә Казанда концерт куйган.12000
-
18 гыйнвар 2021 - 09:20Балык бистәсендәге күп катлы йортларда яшәүчеләр коммуналь хуҗалык җитәкчеләреннән ишегалларын чистартуны сорый 2021 ел республикабызга буранлы, салкын чын кыш алып килде.5500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика