Киләчәк буын хакына
Шушы көннәрдә генә Күгәрчен урта мәктәбе базасында узган" Әхлак тәрбиясе-күңел хәзинәсе" исемле район семинарын киләчәк буын хакына менә дигән яхшы ачык дәрес дип атарга мөмкин.
Чөнки әлеге чарага районыбыз мәгариф бүлегеннән, мәктәпләрдән тәрбия өлкәсендә бай тәҗрибәгә ия булган укытучылар гына түгел, күп еллар дәвамында балаларга һәм өлкән яшьтәгеләргә дин сабаклары бирүче мөгаллиммнәр, имам-хатыйплар да чакырылган иде. Килгән кунаклар беренче булып "Мин шундый бәхетле", "Күршең үзеңнән яхшы булсын", "Әдәплелек безне бизи" кебек тәрбияви сыйныф сәгатьләренә таралыштылар. Югары сыйныфта укучылар белән аны Рөстәм Шакиров үткәрде. Укытучы "Иманга кайту" исемле ачык дәресне тирән эчтәлекле итеп оештырган. Укучыларга ул халкыбызның сугыш елларында күрсәткән тиңдәшсез батырлыклары турында сөйләде. Шуннан соң бүгенге буын вәкилләрен нык борчыган Әфганстан һәм Чечня җирлекләрендәге кайнар нокталарда егетләребезнең какшамас бердәмлеген кинофильм эпизодлары аша тасвирлап аңлатты. Барыннан да бигрәк Рәмзия Габделхакованың "Сират күпере" хикәясе буенча Чечня җирлегендә хезмәт итүчеләрнең уңайсыз хәлдә калулары, аларның нәрсә аркасында исән чыгулары турында җентекле аңлатма, тирәнтен анализ ясады. Югары сыйныф укучылары хикәядә сурәтләнгән геройлар аша бүгенге буын яшьләребездә әдәплелек, дин, әхлак тәрбиясе асылына төшенделәр. Семинарның пленар утырышында да бу төшенчәләргә зур игътибар бирелде. Аны Балык бистәсе баш мөхтәсибе Сәүдахан хәзрәт Гайнетдинов ачып җибәрде.
-Җәмгыятебезне савыктыру, киләчәк буынны әдәпле, тәртипле, бер-беребезгә игътибарлы, ярдәмчел итеп тәрбияләү өчен бүгеннән үк ныклап торып эшләргә, имамга кайтырга кирәк,-диде ул. -Динле бала бервакытта да начар юлга басмас, авыр җинаять кылмас.
Район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков та аның чыгышын хуплап мәктәпләрдә әхлак дәресләренә зур игътибар бирелүен белдерде. Аны киләчәктә тагын да киңрәк таратырга кирәклеген ассызыклады. Ә менә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рашат Хәбибуллин чыгышы укытучыларга дәресләрдә кулланма буларак яңгырады.
-Мондый мөһим чараларны үткәрү бик кирәк нәрсә дип башлады ул чыгышын. Яшь буында кече яшьтән үк мәдәниятыбызга, тормышыбызга, халкыбызга мәхәббәт тәрбияләүдә дин әһелләренең дә актив катнашуы куанычлы хәл. Районыбызда бүген 46 мәчет эшли. Аларның барысы да киләчәгебез хакына мәктәпләргә ярдәмгә әзер. Балаларга яхшы сыйфатлы әхлак тәрбиясе бирү өчен бүген бездә бөтен мөмкинлекләр, тулы шартлар бар. Элеккеге еллардагы кебек эзәрлекләүләргә, чикләүләргә юл куелмый. Бары тик иҗади эшләргә генә кирәк. Халкыбыз эш сөючән, тырыш, әхлаклы безнең,-диде ул.
Семинарда шулай ук Күгәрчен авылында туып үскән һәм күп еллардан бирле Котлы Бөкәштә яшәүче, балаларга әхлак тәрбиясе нигезләрен укытучы Рәмзия Нуретдинова да үз чыгышында бүгенге буын балалар өчен ихлас күңеленнән сөенүен белдерде. Беренче чиратта аларга әти-әниләрен яратырга, хөрмәт итәргә, һәрвакыт аларның сүзен тыңларга, шәфкатьле булырга кирәклегенә басым ясады.
Шулай ук Күгәрчен авылында канат ныгытып бүген күрше Лаеш районында гомер кичерүче укытучы Әлфия Галиева да укучыларны әдәпле, иманлы, тәртипе булырга чакырды. Бу асыл сыйфатларның гомер буена бәхеттә, муллыкта яшәргә ярдәм итәчәген ассызыклады.
Соңыннан ТР Диния нәзарәте хезмәткәре Рөстәм Ясәвиев үз чыгышында: Бүгенге яшьләр нинди булырга тиеш!-дигән катлаулы сорауга мәгънәле, эчтәлекле мисаллар белән җавап кайтарды. Гомумән, әлеге семинар мәктәп укучылары өчен генә түгел, укытучылар, хезмәткәрләргә дә файдалы чара булгандыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев