Камалылар керештеләр

Районыбызда "Кама" агрофирмасы игенчеләре беренчеләрдән булып күпьеллык үләне тукландыруга керештеләр.
Без шимбә көнне хуҗалыкның Саескан Тавы авылы юнәлешендә урнашкан олы автомобиль трассасының сул ягындагы күпьеллык үлән участогына килгәндә, механизаторлар мәш килеп ашлама сиптерү агрегатына аммиак селитрасы тутыра иделәр. Бер заправкага ул 350 килограмм ашлама ала. Ул ике әйләнешкә җитә. Хуҗалыкның баш агрономы Газиз Хановның әйтүенә караганда, бу "Роса" агрегаты тәүлегенә 300 гектарда эш башкара икән. Алар агрегатны алдан ук технологик норматив нигезендә эшләргә көйләгәннәр. Баш белгеч янәшәсендә быел кырда мөстәкыйль рәвештә беренче язын каршылаучы яшь агроном Алмаз Җәләлов белән дә таныштык. Ул хуҗалык эшләре, алда торган бурычлар, технологиянең үтәлешен контрольдә тотачак икән. Егет агрегатның эшләү тәртибеннән канәгать булуын белдерде. Агрегат белән исә әтиле-уллы Ренат һәм Ришат Ихсановлар идарә итә. Егетләрнең эшчәнлеге хуҗалык җитәкчесе Камил Садыйковның да күңеленә хуш килде.
-Механизаторларыбыз булдыралар. Әлегә эштә бер минутка да тоткарлык булганы юк. Елның-елында кыр эшләрендә актив катнашучы уңган тракторчыбыз Фәйзенур Шакиров ашламаны үзвакытында китереп җиткерә,-ди ул.
Бу агрегат башкарасы эшләр дә шактый күп быел. Ял көннәрендә күпьеллык үләнне тукландыруны тәмамлагач, 1650 гектар мәйданны биләгән көзге арыш кырына керешәчәк икән. Кыскасы, игенчеләр өчен кызу эш көннәре уңышлы башланып китте. Камалылар быел да мул иген уңышы үстереп алу һәм күп итеп терлекчелек продуктлары җитештерүне төп максат итеп куйганнар. Хуҗалык быел 6 мең гектардан артык мәйданда сабан культуралары чәчәргә планлаштыра. Барлык техника, агрегатлар инде күптәннән әзерлек сызыгына куелган. Кайсы участокта нинди агрегатның эшлиячәге дә билгеле. Иң куанычлысы шул, механизаторларның да олы эшкә күңел күтәренкелеге белән әзер булуда. Ә бүген исә аларга: "Хәерле юл, игенче!- диясе генә кала.
Рәсемдә: "Роса" агрегатына ашлама тутыру вакыты; механизатор Фәйзенур Шакиров.
-
22 февраль 2019 - 09:04Балык Бистәсе районының актив әбүнәчесе призга лаек булды Күгәрчен мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тәнзилә Закирова янәдән «Татмедиа» җәмгыятенең актив әбүнәчеләр рәтенә керде. Ул махсус призга лаек булды.6800
-
22 февраль 2019 - 09:01Ни чәчәреңне алдан кайгырт Яз җитәргә озак вакыт калмады. Кыр эшләрен үткәргәндә сыйфатлы чәчүлек орлыгы юнәлтү турында уйланырга вакыт җитте. Бу өлкәдә эшләрнең торышы белән таныштыру сорап, Татарстан республикасы “Россельхозцентр” филиалы җитәкчесе Гомәр Шиһаповка мөрәҗәгать иттек.2800
-
22 февраль 2019 - 08:57Балыкбистәлеләр, юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз! Без һәркөнне җәяүле буларакмы, пассажир яисә транспорт белән идарә итәбезме, юл хәрәкәтендә катнашучыларга әйләнәбез. Тик шунысын истән чыгармаска кирәк, юл вакыйгаларыннан беребез дә читтә калмаска мөмкин. Юллардагы куркынычсызлык күп очракта җәяүледән һәм машина йөртүчедән тора.4100
-
22 февраль 2019 - 08:52Күрше хакын хаклап яшәдек Авыл җирендә элек-электән үк күрше-күлән бердәм булып, бер-берсенә ярдәмләшеп, дус-татулыкта гомер кичергән. Ни генә дисәң дә, тормышта күршедән дә якынрак кеше юк. Ниндидер йомышың килеп чыкса да, иң элек, аның ишеген кагасың.10200
-
22 февраль 2019 - 08:49Балыкбистәлеләр, алдакчылардан сакланыгыз! Хокук саклау органнары балыкбистәлеләрне төрле товарлар, шул исәптән газ җиһазлары сатучы чит кешеләр, төрле служба вәкилләре дип таныштыручылар белән аралашканда сак булырга чакыра.5900
-
22 февраль 2019 - 08:31Олы Әшнәкнең олпат егете Районыбыз җирлеге республикабызга бик күп иҗади шәхесләрне биргән төбәк. Әсәрләре белән танылган язучы-шагыйрьләр, һәр спектакльнең йөзек кашына әверелгән артистлар, танылган җырчы сандугачлар... Саный китсәң һәрберсе өчен күңелдә соклану, горурлык хисләре туа.5200
-
21 февраль 2019 - 14:35Рөстәм Миңнеханов: Путинның Юлламасында телгә алынган карарлар Татарстан өчен бик тә мөһим ТР Президенты Лаеш район Советының узган елда башкарылган эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган сессиясендә чыгыш ясады.30800
-
21 февраль 2019 - 14:00Авыл укытучыларына миллион сум биреләчәк Россия Президенты Владимир Путин, 2020 елдан башлап, укытучылар өчен «Земский учитель» программасын гамәлгә кертергә тәкъдим итте. Әлеге программа буенча авылларга һәм кече шәһәрләргә күчкән укытучыларга 1 млн сум күләмендә акча биреләчәк.2800
-
21 февраль 2019 - 11:13Сиңа – шешәсе, миңа – акчасы Татарстанда пластик һәм пыяла шешәләрне кабул итә торган фандоматлар куярга җыеналар, дип яза «Российская газета». Фандоматка буш пластик шешәне салганнан соң, ул сиңа 5 сум акча бирә.3200
-
21 февраль 2019 - 11:11Май аенда Казанда чираттагы чемпионат була 20-24 майда Казанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkillS Russia) – 2019 VII илкүләм чемпионаты уза.2900
-
21 февраль 2019 - 10:33Гөлназ Шәрипҗанова: «Хәзер мин башка» Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова үзенең бала көткән вакытларын сагынып, инстаграмда пост язган.6600
-
21 февраль 2019 - 10:19Владимир Путин пенсия буенча түләүләрне яңадан исәпләргә кушты 2019 елдан башлап тиешле түләүләр яңадан исәпләнәчәк, алынып бетмәгән акча кире кайтарылачак.11000
-
15 февраль 2019 - 09:27“Бер көн” дигән клипка Илсөя Бәдретдинова 4 ел фасылын сыйдыра (яңа клип)
-
4 февраль 2019 - 14:08Салават Фәтхетдинов Данир Сабировтан, Данир тамашачыларыннан канәгатьме, хатыны Миләүшә ояламы?
-
19 февраль 2019 - 15:22
-
19 февраль 2019 - 14:47
-
31 гыйнвар 2019 - 16:07Профессиональ хезмәт күрсәтәбез Профессиональ хезмәт күрсәтү
-
22 февраль 2019 - 09:04Балык Бистәсе районының актив әбүнәчесе призга лаек булды Күгәрчен мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тәнзилә Закирова янәдән «Татмедиа» җәмгыятенең актив әбүнәчеләр рәтенә керде. Ул махсус призга лаек булды.6800
-
22 февраль 2019 - 09:01Ни чәчәреңне алдан кайгырт Яз җитәргә озак вакыт калмады. Кыр эшләрен үткәргәндә сыйфатлы чәчүлек орлыгы юнәлтү турында уйланырга вакыт җитте. Бу өлкәдә эшләрнең торышы белән таныштыру сорап, Татарстан республикасы “Россельхозцентр” филиалы җитәкчесе Гомәр Шиһаповка мөрәҗәгать иттек.2800
-
22 февраль 2019 - 08:57Балыкбистәлеләр, юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз! Без һәркөнне җәяүле буларакмы, пассажир яисә транспорт белән идарә итәбезме, юл хәрәкәтендә катнашучыларга әйләнәбез. Тик шунысын истән чыгармаска кирәк, юл вакыйгаларыннан беребез дә читтә калмаска мөмкин. Юллардагы куркынычсызлык күп очракта җәяүледән һәм машина йөртүчедән тора.4100
-
22 февраль 2019 - 08:52Күрше хакын хаклап яшәдек Авыл җирендә элек-электән үк күрше-күлән бердәм булып, бер-берсенә ярдәмләшеп, дус-татулыкта гомер кичергән. Ни генә дисәң дә, тормышта күршедән дә якынрак кеше юк. Ниндидер йомышың килеп чыкса да, иң элек, аның ишеген кагасың.10200
-
22 февраль 2019 - 08:49Балыкбистәлеләр, алдакчылардан сакланыгыз! Хокук саклау органнары балыкбистәлеләрне төрле товарлар, шул исәптән газ җиһазлары сатучы чит кешеләр, төрле служба вәкилләре дип таныштыручылар белән аралашканда сак булырга чакыра.5900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мингазова Тансылу Гумеровна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. Советская,д. 6
Телефон редакции: (84361) 2-31-87
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика