Хуш киләсең яңа уңыш!

Дүшәмбе көнне кич белән район икмәк кабул итү предприятиесенә яңа уңыш ашлыгын китерделәр. Бу эштә быел да "Кама" агрофирмасы игенчеләре өлгерлек күрсәтте.
Икмәк кабул итү предприятиесе каршында җыелып торган эшче-хезмәткәрләр арасында берәү кинәт кенә: киләләр, дигән сөенечле аваз алды. Шулай елның-елында кабатланса да, быел ул беркадәр үзгәрәк тоелды. Предприятие каршысындагы китерелгән ашлыкның сыйфатын тикшерү лабораториясе дә быел заманча итеп җиһазланган. Лаборатория бүлеге башлыгы Татьяна Каргина озак көттермичә генә яңа ашлыкның нормативка туры килүен белдерде. Китерелгән арышның дымлылыгы 18,5 процент. Аның чүплелеге дә әллә ни зур түгел. Шуннан соң район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Камил Гаязов: "Урының түрдә булсын яңа уңыш ашлыгы",-дип автопоезд белән беренче икмәк китергән "КамАЗ"чы Хәмзә Сәфәровка истәлекле бүләк тапшырып, киеренке урып-җыю чорында олы хезмәт уңышлары теләде. Икенче булып икмәк алып килгән автотранспортчы Илһам Гыймаев та бүләксез калмады. Аңа аны ашлык кабул итү предприятиесенең участок башлыгы Илнар Сафин тапшырды. Камалылар ничек шулай елның-елында эштә лидерлык итәләр соң, дигән сорауга агрофирма җитәкчесе Камил Садыйковтан түбәндәге җавап ишеттем.
-Берничә ел инде без язгы чәчү вакытында барлык технологик таләпләрне дә төгәл үтәргә тырышабыз. Яз башыннан җирдә дымның күп булуы һәм тиешенчә ашлама кертелүе, чәчүне кыска вакыт эчендә үткәрү дә бик ярап куйды. Беренче булып суктырып алынган арышның һәр гектарыннан 20 шәр центнер уңыш чыкты. Урып-җыю эшләрен без төн уртасына кадәр алып барырга уйлыйбыз. Комбайнчыларыбызның барысы да үз эшләренең чын осталары,-ди ул.
Бу көнне бирегә әлеге хуҗалык уңганнары 150 тонна арыш китерде. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәктер, ашлык кабул итү предприятиесе эшчәннәре дә яңа сезонга зур хәзерлек чаралары күргәннәр. Складлар һәм барлык төр машиналар төзекләндерелгән, ремонт эшләренә предприятие быел 3,5 миллион сум акча сарыф иткән. Ике ашлык киптерү агрегаты да тулы хәзерлек хәленә китерелгән. Шушы көннәрдә ул яңа уңыш ашлыгын киптерүгә керешәчәк.
-Предприятиебез быел 27 мең тонна икмәк кабул итеп урнаштыра алачак. Китерсеннәр генә, без аны бер тоткарлыксыз кабул итәчәкбез,-ди җитәкчеләре Рафаэль Сафин.
"Кама" агрофирмасы эшчәннәренең аяклары җиңел булсын иде. Яңа уңыш ашлыгын югалтуларсыз һәм соңга калмыйча җыеп урнаштыру предприятие эшчәннәре алдында торган төп бурыч. Тикмәгә генә халык та бит: "Кырдагысы түгел-амбардагысы икмәк",-дип әйтми.
Рәсемдә: алдынгы «КамАЗ»чы Хәмзә Сәфәров
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 10:50Илсөя Бәдретдинова : «Минем бөтен дөньям Илфак иде» «ТНВ» каналында Зәмирә Рәҗәпова алып бара торган «Әй язмыш, язмыш...» тапшыруында танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап бирде.6200
-
18 гыйнвар 2021 - 09:53Элвин Грей өйләнгән Әллә өйләнешәләр? Элвин Грей "Она согласилась" дип язган8700
-
18 гыйнвар 2021 - 09:43Люция Мусина һәм Рөстәм Закиров гаиләсендә кайгы Җырчы Люция Мусинаның әтисе үлүе хакында күңелсез хәбәр килеп иреште.14700
-
18 гыйнвар 2021 - 09:36Әнвәр Нургалиев : "Бүгеннән мин ятим" Әнвәр Нургалиев, әтисе вафат килеш, кичә Казанда концерт куйган.11000
-
15 гыйнвар 2021 - 09:59Игътибар, газетабызда конкурс! Татарстанда 2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Без гасырлардан гасырларга күчеп килүче рухи кыйммәтләрне дәвам итәргә тиеш.16700
-
15 гыйнвар 2021 - 09:46Чын күңелдән зур рәхмәт Тирә-ягыбызда башкалар өчен игелекле гамәл кылучы шәхесләр аз түгел.16100
-
15 гыйнвар 2021 - 09:40Кадерле кешебез мәңгелеккә арабыздан китте 12 нче гыйнвар көнне Яншык авылыннан безнең өчен кадерле булган кешебез Якуп Гыйлемхан улы Мостафин мәңгелеккә арабыздан китте.31800
-
15 гыйнвар 2021 - 09:35Балыкбистәлеләр, бәйрәмдә саклык чараларын күрегез 19 гыйнварда православие динендәгеләр мөһим бәйрәмнәренең берсе Качману бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бу көнне районның барлык гыйбадәтханәләрендә гыйбадәт кылулар узачак.20600
-
15 гыйнвар 2021 - 09:33Алинә Гатиятова: " Динәбезнең әдәби бәйгеләрдә тәүге катнашуы түгел иде" Узган ел башыннан ел ахырына – декабрьгә кадәр «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татмедиа» АҖ филиалы — «Казан утлары» журналы редакциясе Бөек Ватан сугышы темасына язылган иң яхшы повестька, хикәягә «Илең турында уйла» дип аталган ачык әдәби конкурс игълан иткән иде.21001
-
15 гыйнвар 2021 - 09:26Язмышларны бергә бәйләп Якташыбыз – Анастасия Федоровна Парфенова үзенең 75 яшьлеген билгеләп үтте. Әлеге гомер бәйрәмен ул бердәм, дус гаиләсе белән бергә каршылый.23200
-
15 гыйнвар 2021 - 09:24Балык Бистәсендә вакцинацияләү дәвам итә Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча Балык Бистәсе районында бүгенге көндә коронавирус инфекциясе белән 54 авыру очрагы ачыкланган.19200
-
15 гыйнвар 2021 - 09:05Балык Бистәсе горурлыклары Моннан берничә ел элек газетабызда районыбызның Чыршылы Елга егете Илнур Фәйзуллинның Казан фәнни-тикшеренү технологик университетында (КНИТУ-КХТИ) эшләве һәм фәнни эш белән шөгыльләнеп галим дәрәҗәсенә күтәрелүе турындагы язма урын алган иде.10800
-
14 гыйнвар 2021 - 14:51Мәрзия Хәтимова - Балык Бистәсенең алдынгы хат ташучысы “Авыл офыклары” редакциясе 2021 елның беренче яртыеллыгына район газетасына иң күп тираж җыючыга конкурс игълан иткән иде.24800
-
15 гыйнвар 2021 - 15:03Бүгенге "Сорау - җавап" уенының катнашучысы Рәзилә Мөхәммәтрәхимова
-
15 гыйнвар 2021 - 14:56" Авыл офыклары" редакциясе үзенең әбүнәчеләре арасында призлар уйнатты
-
14 гыйнвар 2021 - 11:33Бирдебәк авылында су китереп күңел ачканнар😊
-
30 декабрь 2020 - 10:54
-
15 гыйнвар 2021 - 09:57Балагызны яисә үзегез җырларга, фортепианода уйнарга өйрәнергә теләсәгез мөрәҗәгать итегез. Балагызны яисә үзегез җырларга, фортепианода уйнарга өйрәнергә теләсәгез мөрәҗәгать итегез.1900
-
15 гыйнвар 2021 - 09:54“Русский мрамор” җәмгыяте үзенә эшкә чакыра “Русский мрамор” җәмгыяте үзенә эшкә чакыра6100
-
18 гыйнвар 2021 - 10:50Илсөя Бәдретдинова : «Минем бөтен дөньям Илфак иде» «ТНВ» каналында Зәмирә Рәҗәпова алып бара торган «Әй язмыш, язмыш...» тапшыруында танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап бирде.6200
-
18 гыйнвар 2021 - 09:53Элвин Грей өйләнгән Әллә өйләнешәләр? Элвин Грей "Она согласилась" дип язган8700
-
18 гыйнвар 2021 - 09:43Люция Мусина һәм Рөстәм Закиров гаиләсендә кайгы Җырчы Люция Мусинаның әтисе үлүе хакында күңелсез хәбәр килеп иреште.14700
-
18 гыйнвар 2021 - 09:36Әнвәр Нургалиев : "Бүгеннән мин ятим" Әнвәр Нургалиев, әтисе вафат килеш, кичә Казанда концерт куйган.11000
-
18 гыйнвар 2021 - 09:20Балык бистәсендәге күп катлы йортларда яшәүчеләр коммуналь хуҗалык җитәкчеләреннән ишегалларын чистартуны сорый 2021 ел республикабызга буранлы, салкын чын кыш алып килде.5000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика