Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Хуҗаларча караш сизелми

    Узган атнаның шимбә көнне "Логос" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Агрохимсервис" биләмәсендәге техника утарында район семинары үтте.

    -Бүген районыбызның күп хуҗалыкларында эшкә хуҗаларча караш сизелми. Язгы кыр эшләренә әзерлекне бик йомшак алып баралар. Аерым алганда, ашлама, ягулык-майлау материаллары запасы җитешми. Шуңа күрә бүген аны хөкүмәт ярдәменә генә өмет итмичә, үз хисабыгыздан алу чарасын күрергә кирәк,-дип башлады чыгышын район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Камил Гаязов.


    Иң элек ул үз чыгышында язгы кыр эшләренә зур җаваплылык хисләре белән хәзерләнүчеләрне мактап телгә алды. Аннары йомшак эшләүче хуҗалыкларны тәнкыйтьләп, җитешсезлекләрне тиз арада бетерергә кирәклеген ассызыклады. Аның сүзләреннән күренгәнчә, быел игенчеләр алдына шактый олы бурычлар куела. Язгы кыр эшләрен районда 46 мең гектар мәйданда башкарып чыгарга туры киләчәк. Ә эшне соңарып тәмамлау иген уңышын киметүгә китерүе һәркемгә мәгълүм. Шуңа һәрбер хуҗалыктан нәкъ менә логослылар үрнәгендә үз кул асларында булган җирнең һәр сутыен югары уңыш бирергә сәләтле итеп әзерләү таләп ителә. Җирнең уңдырышлылыгын арттыру, технологик таләпләрне төгәл үтәү һәр механизаторның төп бурычы булырга тиеш. Өстән кат-кат әйтеп кисәткәнне көтү килешми. Логослылар елның-елында олы өметләр һәм зур максатлар белән яшәп бар яктан күпләргә үрнәк булып торалар. Ә биредә өйрәнерлек тәҗрибәләр шактый, читкә чыгып йөрисе дә юк. Хуҗалык җитәкчесе урынбасары Ринат Камилов та семинарда катнашучыларны кыскача гына алда торган планнары, бурычлары белән таныштырды. Барлык техника, агрегатларны алдан ук эшкә әзерләп куйганнар. Кырда 3 чәчү комплексы эшлиячәк. Якын көннәрдә тагын бер заманча эшләнгән чылбырлы яңа чит ил тракторы кайтарачаклар. Җиргә ашлама кертүдә дә үзйөрешле агрегаттан файдаланырга исәп итәләр. Алар быел да рапс культурасының чәчү мәйданын киңәйтергә планлаштыралар.


    Тулаем алганда кыр эшләренә әзерлекне уңышлы төстә алып баралар. Язгы кыр эшләрен тоткарлыксыз кыска вакытларда башкарып чыгу максатыннан 15 миллион сум күләмендә кредит та алганнар. Кызганычка каршы, әле һәр тарафта да мондый әзерлек сизелми. Күп хуҗалыкларда эшне бүгеннән үк нәкъ менә логослылар үрнәгендә оештыру таләп ителә.


    -Язгы кыр эшләре башланырга 20 көн вакыт калуга карамастан, әле урыннарда техника һәм агрегатларга кеше кулы тимәгән хуҗалыклар да күп, дип район авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация бүлеге башлыгы Зөфәр Әхтәмов эшне тамырдан яхшыртырга кирәклеген искәртте. Бүген берничә хуҗалыкта тырмалар ремонтланмаган, культиваторлар, чәчкечләр төзекләндерелмәгән хуҗалыклар да бар. Шуңа барлык төр туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегатларын сафка бастыруны 1 апрельгә кадәр комплектлап әзерлек сызыгына куярга кирәк. Бу максаттан күпләргә эшне тәүлек буена диярлек алып барырга кирәк булачак.


    Соңыннан район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе терлекчелек тармагына да игътибарны киметмәскә кирәклеген әйтте. Сөтне бары тик югары сортлы итеп кенә тапшыру бурычы куелды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: