Галия, олы хөрмәткә ия!

"Востокзернопродукт" акционерлык җәмгыятендә сыер савучы булып эшләүче Галия Сафинаның да инде фермага эшкә килүенә тиздән 30 ел тула.
Ә бирегә килгәнче ул күрше Күки авылында туып үсеп шунда хезмәт чыныгу алган. Әтисе Вәлиулла абзый бик яшьли вафат булганга, гаиләдә калган 4 баланы үстерешергә әнисе Әминәбикә апага зур ярдәм күрсәтә ул. Мәктәптә 8 сыйныфны тәмамлагач та фермага эшкә килә. Бозаулар да карый, сыер да сава. Кичке мәктәпкә йөреп урта белем турында аттестат та ала. Бу эш сөючән тырыш кызны бүген дә авыл кешеләре онытмый. Авыл җирлеге Советында да бары тик мактап, уңай яктан гына телгә алдылар үзен.
- Галия мәктәптә укыган елларда ук активлыгы белән башкалардан аерылып торды. Укуы да яхшы иде, җәмәгать эшләрендә дә теләп катнашты. Авыл клубында үзешчән сәнгать түгәрәгендә йөрде. Элеккеге укучымның бүген дә тормышы матур, хезмәтендә күркәм уңышларга ирешүенә сөенәм,-ди Күки авыл җирлеге Советы башлыгы Мәүлә Исхаков.
Әллә инде 3 малай арасында берүзе үскәнгәме Галия дә эшкә батыр, кыю булып тәрбияләнгән. 12 ел инде ул Югары Тегермәнлек авылы егете Рамилгә тормышка чыгып, күпләрне сокландырырлык матур гаиләдә 2 бала тәрбияләп үстерәләр. Алар әле мәктәптә генә укысалар да, әниләренә өй эшләрендә булышалар. Хуҗалык җитәкчеләре дә Сафиннар гаиләсенә яхшы бәя бирде. Галияне бүген үз эшенең остасы дип атарга мөмкин. Моны ул район савымчылары конкурсында да раслады. Уңган сыер савучы елның-елында хуҗалыкта алдынгылар рәтендә бара.
Берүк вакытта шәхси ярдәмче хуҗалыкларында да алар ике сыер асрыйлар. Тормыш иптәше Рамил белән бик пар килгәннәр диләр алар хакында. Кыш айларында ул да терлекчелектә эшләгән. Ә бүген корткыч бөҗәкләргә, чүп үләннәренә каршы игеннәрне эшкәртү белән мәшгуль. Эш сөючән, тырыш гаилә дип тикмәгә генә әйтмиләр шул алар хакында. Хезмәттәшләренең бу хөрмәтен икесе дә көндәлек киеренке хезмәттә үз вазыйфаларын күңел биреп башкарулары нәтиҗәсендә яулаганнар.
Рәсемдә: савым остасы Галия Сафина.
-
13 декабрь 2019 - 13:56Илсөя Бәдретдинова: «Син җитмисең...» Илсөя Бәдретдинованың Казанда гөрләп концертлары узды, хәзер ул Татарстан районнарында гастрольләрдә йөри. Ләкин бер коцерты алдыннан күңелсез хәл килеп чыккан. Бу хакта ул инстаграда хәбәр итте.14700
-
13 декабрь 2019 - 13:52Эштә чиктән тыш арый торган кешедә төрле авырулар килеп чыгуы ихтимал Тикшеренүдә барлыгы 1,7 мең кеше катнашкан. Алар эштәге киеренкелекне талчыгуның төп сәбәбе дип атаган.15700
-
13 декабрь 2019 - 13:48"Казань-Дубай" дигән яңа авиарейс ачылачак Рейслар март ахырына кадәр гамәлдә булачак.8100
-
13 декабрь 2019 - 10:27Пенсия фондын алыштыру турындагы карарны декабрь ахырына кадәр үзгәртергә мөмкин. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге искәртеп узганча, 2019 ел дәвамында пенсия тупланмалары акчаларын яңа пенсия фондына күчерү турында гариза биргән гражданнар ел ахырына кадәр үз карарларын үзгәртә һәм мондый күчерүдән баш тарта ала.14600
-
13 декабрь 2019 - 09:57Ришат Төхвәтуллинга "Гүзәл кебек хатын кирәк?" Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова инстаграм битендә Ришат Төхвәтуллин белән икесенең сәхнәдә матур итеп басып торган, Ришатның бер бәйләм розалар тотып, бик бирелеп нидер сөйләгән, Гүзәлнең аны игьтибар белән тыңлап торган фотосын элгән иде. Фото астында сорау да бар. "Кем белә Ришат миңа ни әйтә? Дөрес җавапка безнең 100 җыр белән флешка бүләккә", - дип язган Гүзәл.13000
-
13 декабрь 2019 - 09:51Менә бит: яшь аналарны бәхет баса! 1 гыйнвардан йөклелек һәм бала табу һәм тәрбияләү буенча айлык пособие түләүгә карата үзгәрешләр көтелә. Нинди үзгәрешләр бар соң?24101
-
13 декабрь 2019 - 09:40Тозны бурычка бирергә ярамый.. Тагын нәрсәне бурычка бирергә ярамый, дисезме?21000
-
13 декабрь 2019 - 09:25Шагыйрә Фәүзия Галиуллинаны Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиясе белән котладылар Балык Бистәсенең шифалы һавасын сулап, Солтан суларында йөзеп үскән якташыбыз, “Болгар” радиосы милли музыкаль премиясе лауреаты, шагыйрә Фәүзия Галиуллина (Солтанны) туып үскән яклары колач җәеп каршы алды.12502
-
13 декабрь 2019 - 09:14Югары Тегермәнлекнең изгелекле Акъәбие Көттереп кенә җиргә тәүге кар төште. Дөньяны агартырга теләгәндәй салмак кына күбәләкләп яуды ул. «Сөбханалла! Кыш соңара, кар юк дигәннәр иде. Вакыты җиткәч ява бит”, – дип сөйләнде Бибиәсма әби, тәрәзәдән урамны күзләп. Аннары түзмәде, ак яулыгы өстеннән шәлен урады да ишегалдына чыкты, бисмилласын әйтеп яңа яуган кар өстенә басты.22800
-
13 декабрь 2019 - 09:08Ни өчен кайбер кешеләр авыртуны тоймый? Авыртуны тоймау – ул бик сирәк очрый торган авыру. Белгечләр әйтүенчә, бүгенге көндә Җир шарында барлыгы миллионга якын кеше авырту тоймый. Һәм бу авыру кешегә бик күп уңайсызлыклар тудыра. Мисал өчен, мондый кешеләр еш кына сөякләрен сындыра. Шулай ук алар организмның сигналларын да тоймый (авыртмый бит), нәтиҗәдә, хастаханәгә бик соң мөрәҗәгать итә.10800
-
13 декабрь 2019 - 09:01“Татарстан милли проекты – 2019” фотоконкурсының муниципаль этабы җиңүчеләрен котладылар Шушы көннәрдә район мәдәният йортында район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова җитәкчелегендә жюри әгъзалары “Татарстан милли проекты – 2019” фотоконкурсының муниципаль этабы җиңүчеләрен билгеләргә җыелдылар.12500
-
13 декабрь 2019 - 08:57Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәнен хөрмәтләделәр Күки авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне Зәйтүнә Хөсәен кызы Мөхәммәтшинаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар.11100
-
13 декабрь 2019 - 08:52Район Хатын-кызлар советы эшендә нинди яңалыклар бар Шушы көннәрдә район башлыгы урынбасары, “Хатын-кызлар советы” рәисе Фирдания Әхмәтҗанова җитәкчелегендә район “Хатын-кызлар советы” утырышы булды. Анда көн кадагында торган ике мәсьәлә каралды.10600
-
8 ноябрь 2019 - 11:22Амур кушаматлы юлбарыс белән дуслашкан Тимур исемле тәкә үлгән: аңа һәйкәл куячаклар Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=27106
-
28 октябрь 2019 - 14:24Каерылган түбәләр, төбе-тамыры белән кубарып аткан агачлар: Татарстанда котырган давылның беренче нәтиҗәләре
-
22 октябрь 2019 - 14:35Казан метросында Камал театрына багышланган поезд йөри башлады
-
13 декабрь 2019 - 09:37
-
13 декабрь 2019 - 13:56Илсөя Бәдретдинова: «Син җитмисең...» Илсөя Бәдретдинованың Казанда гөрләп концертлары узды, хәзер ул Татарстан районнарында гастрольләрдә йөри. Ләкин бер коцерты алдыннан күңелсез хәл килеп чыккан. Бу хакта ул инстаграда хәбәр итте.14700
-
13 декабрь 2019 - 13:52Эштә чиктән тыш арый торган кешедә төрле авырулар килеп чыгуы ихтимал Тикшеренүдә барлыгы 1,7 мең кеше катнашкан. Алар эштәге киеренкелекне талчыгуның төп сәбәбе дип атаган.15700
-
13 декабрь 2019 - 13:48"Казань-Дубай" дигән яңа авиарейс ачылачак Рейслар март ахырына кадәр гамәлдә булачак.8100
-
13 декабрь 2019 - 10:27Пенсия фондын алыштыру турындагы карарны декабрь ахырына кадәр үзгәртергә мөмкин. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге искәртеп узганча, 2019 ел дәвамында пенсия тупланмалары акчаларын яңа пенсия фондына күчерү турында гариза биргән гражданнар ел ахырына кадәр үз карарларын үзгәртә һәм мондый күчерүдән баш тарта ала.14600
-
13 декабрь 2019 - 09:57Ришат Төхвәтуллинга "Гүзәл кебек хатын кирәк?" Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова инстаграм битендә Ришат Төхвәтуллин белән икесенең сәхнәдә матур итеп басып торган, Ришатның бер бәйләм розалар тотып, бик бирелеп нидер сөйләгән, Гүзәлнең аны игьтибар белән тыңлап торган фотосын элгән иде. Фото астында сорау да бар. "Кем белә Ришат миңа ни әйтә? Дөрес җавапка безнең 100 җыр белән флешка бүләккә", - дип язган Гүзәл.13000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мингазова Тансылу Гумеровна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З. Шаймарданова , д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика