Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Фермер үсеш юлында

    Балыклы Чүкәй авылыннан мөгезле эре терлек асраучы фермер Илдар Имамиев кыска гына вакыт эчендә хуҗалыгын шактый үстерүгә ирешкән.

    Республикабыз башкаласындагы дәрәҗәле оешмаларның берсендә югары җитәкче пост биләгән якташыбыз туган ягын ташлап шәһәргә китә алмаган күрәмсең. Район җитәкчелеге һәм дәүләт күләмендә терлекчелек тармагына зур игътибар бирелгәнгә, ул биредә "Азат" исемле крестьян-фермерлык хуҗалыгын ачып җибәрә. Үзенең туган авылы Яңа Арышта 180 гектар пай җирләре алып күпьеллык үлән һәм бөртекле ашлык үстерә ул. Кул астында шул хәтле зур байлык булганда, тәвәккәлләп 100 баш терлеккә исәпләнгән фермасын ачып җибәрә. Ул Балыклы Чүкәй авылында бер бинаны ремонтлап эшкә керешә. Яхшы токымлы малларны күрше өлкәләрдән кайтара. Шушы авылда Фаиль Шәрипов, Наил Мингалиев кебек эшлим дип ашкынып торган терлекчеләрне дә таба фермер.
    Бу егетләрнең икесе дә озак еллар дәвамында фермада терлекләр караганнар. Авыл җирендә эш беткәч, үз шәхси хуҗалыкларын үстерүгә алынганнар. Әмма аның өчен дә әле шактый күләмдә азык кирәк бит. "Азат" фермерлык хуҗалыгы биредә терлекчелек фермасын оештырып җибәргәч ике дус бик теләп эшкә алынган.
    -Без гаиләбез белән терлекчеләр нәселеннән. Әтием Әлфәт комбайнда эшләгән. Кышкы чорларда бозаулар караган (ул вафат инде). Әнием Мәдинә дә гомере буена диярлек фермада. Сыер да сауган, бозаулар да тәрбияләгән. Бик кечкенәдән алар янында чуалып үскәнгә, үзем дә терлекчелекне үз иттем. Авылда калуыма бер дә үкенмим. Эш сөйгән кешеләр хәзер авылда да начар яшәми,-ди Наил.
    Хезмәттәше Фаильнең әти-әниләре Әльван абзый белән Наҗия апа да озак еллар дәвамында терлекчелектә хезмәт куйганнар. Авылда яшәүче һәрбер гаилә кебек терлекчелекне үзләренә кәсеп иткәннәр алар. Кече яшьтән үк зур хезмәт чыныгуы алып үскән Фаиль дә бүген күпләрне сокландырып хезмәт куя.
    -Эш кешесенә кадер-хөрмәт зур бездә. Хезмәт хакын да соңарусыз бирәләр. Терлек азыгы эзләп тә ерак барасы юк. Хуҗалар җитәрлек күләмдә өйгә китереп бушаталар аны. Шулай булгач, нигә эшләмәскә,-ди Фаиль.
    Бүген фермада малларның баш саны 150 дән артып киткән. Иң сөендергәне, читтән кайткан маллар безнең шартларга бик тиз яраклашканнар. Айдан-айга бозауларның һәркайсыннан 1 килограммнан артык уртача тәүлеклек артым алуга ирешәләр. Без килгәндә ферма янәшәсендәге олы утарда маллар рәхәтләнеп йөриләр иде. Алар алдыннан салам, печән бер дә өзелми.
    Менә шулай эшне шулай күңел биреп башкарганда гына олы уңышларга ирешергә мөмкин шул.

    Рәсемдә: фермерлык хуҗалыгының алдынгы терлекчеләре Фаиль Шәрипов белән Наил Мингалиев.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: