Фермер Рафаэль Шәфыйковның авыл хуҗалыгында хезмәт куюына тиздән утыз ел тула
395
0
0

Мәм. Каз. Чаллы авылында эшләүче фермер Рафаэль Шәфыйковның авыл хуҗалыгында хезмәт куюына тиздән утыз ел тула.
Мәктәпне тәмамлагач ул Чистай авыл хуҗалыгы техникумына юл тота. Аны уңышлы төстә тәмамлап кайткач хуҗалыкта тракторчы, гараж мөдире, механик, баш инженер вазыйфаларын башкара. Нәкъ шул елларда, көйле генә эшләгән хуҗалыклар яңа заман таләпләренә яраклаша башлагач, егет үзенең белемен күтәрү максатыннан Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Күмәк хуҗалыклар юкка чыгып, алар урынына авылларда фермерлык хуҗалыклары оештырыла башлагач 47 гектар җир алып "Марат" исемле крестьян-фермерлык хуҗалыгын ачып җибәрә ул. Нәкъ менә шул вакытта аңа алган югары белеме ярап куя да инде. Чәчү әйләнешен билгеләргә, туфрак эшкәрткәндә һәм чәчкәндә нинди маркалы агрегатлар кулланырга, үсемлекләрне корткыч бөҗәкләрдән саклау чаралары хакында чит кешедән киңәш сорап аптыратасы да юк. Барысын да үзе хәл итә. Бүгенге көндә төбәгендә ышанычлы басып торучы хуҗалыкларның берсе аныкы.Техника утарын да елдан-ел яңартырга тырыша, производствосын ныгыта. Бүгенгесе көнне авылда 63 кешенең 320 гектар пай җирен эшкәртә ул. Файдаланган җир өчен һәркемгә сыйфатлы ашлыгын бирә, җитәрлек күләмдә печән, саламы белән тәэмин итә. Аның кул астында бүген 3 трактор, 1 ДОН комбайны, ГАЗ-53 автомашинасы, чәчү, урып-җыю, терлек азыгы хәстәрләү өчен кирәкле барлык җайланма, агрегатлары бар, алар иртәгә үк язгы кыр эшләренә керешерлек хәлгә китерелгән. Үз хезмәтенең уңай нәтиҗәсе дә күз алдында. Соңгы елларда банклардан кредитлар алмыйча гына кыр эшләрен башкарып чыгарга гадәтләнгән. Ашлама, ягулык, чәчүлек орлык запасын инде күптән хәстәрләгән. Кыш айларында фермер үзе яшәгән авыл урамнарын кардан чистартырга да булыша. Бу эштә ул 2014 нче елда лизингка алынган МТЗ-1221 тракторын файдаланган. Кешегә изгелек эшләсәң ул кайчан да булса үзеңә әйләнеп кайта, дигән әйтемдә хаклык бар күрәмсең. Узган ел республика фермерлары арасында аның 400 мең сум грант отуы да бик ярап куйган. Яңа печән пресслау җайланмасы кайтарган.
Рафаэль бүген авылда тормыш иптәше Рәмзия белән күпләрне сокландырып, балаларын эшкә өйрәтеп гомер итәләр. Шәхси хуҗалыкларында бергәләшеп алар һәр елда диярлек дистәләгән баш терлекләр асрыйлар, кош-кортлар үстерәләр. Иң куанычлысы, улларын да үз янәшәләренә тартырга тырышалар. Олы улы Марат шәһәрдә югары белем алып эшкә урнашса да, әти-әниләренә еш булышырга кайтып тора. Икенче улы Марсель авыл хуҗалыгы техникумында белем ала. Кызы Ләйлә әнисенең төп ярдәмчесенә әйләнгән. Җәй айларында алар кыр эшләрендә катнашалар, суктырылган ашлыкны чистартып урнаштырырга, саклауга куярга ярдәм итәләр. Үз бакчаларында да бергәләшеп яшелчә, җиләк-җимеш үстереп кышка бай запас әзерлиләр. Шәфыйковлар гаиләсе әнә шулай авыл җирен ямьгә күмеп, үз көннәрен үзләре күреп, үзара ярдәмләшеп, матур, мул тормышта яшиләр.
Идрис Аметов.
Автор фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
9 апрель 2021 - 10:36Зур максатлар уңышларга итә 2021ел - Президентыбыз тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеләп үтелә.9900
-
9 апрель 2021 - 10:00Балык Бистәсенең «Салават күпере" балалар бакчасында Идел буе халыклары дуслыгы көнен билгеләп уздылар Ватанын яратучы, патриот гражданин тәрбияләү бүген аеруча актуаль мәсьәлә. Ул үз халкыңның рухи байлыгын тирән аңламыйча уңышлы хәл ителә алмый. Балаларда башка халыкларга толерант мөнәсәбәт тәрбияләү педагог эшенең иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора.11100
-
9 апрель 2021 - 09:47Балык Бистәсендә “Туган як әкиятләре” район конкурсының иҗат эшләре күргәзмәсе узды Һәр көнне, эшкә килгәндә, “Туган як әкиятләре” район конкурсының иҗат эшләре күргәзмәсе экспонатларына карап сокланам.11200
-
9 апрель 2021 - 09:41Гүзәл Гәбҗәлилова бәйгедә катнашып җиңүче исеменә лаек булды Безнең тирә–ягыбызның пычрануы, файдалы казылмаларның бетү дәрәҗәсенә җитүе кешелек дөньясы алдында зур бурыч куя.14400
-
9 апрель 2021 - 09:33Балыкбистәлеләр, декада дәвам итә Газета укучыларыбыз өчен куанычлы хәбәр җиткерәбез: агымдагы елның 5 апреленнән 15 апреленә кадәр 2021 елның икенче яртыеллыгына «Авыл офыклары» газетасына ташламалы язылу башкарылачак.9500
-
9 апрель 2021 - 09:32Язгы бозга ышанма, язмышыңны сынама! Җиһанда яз хакимлек итә. Басу-кырлар кар юрганнарын салалар. Елга-күлләр боз катламы көннән-көн юкара, көпшәкләнә.15600
-
9 апрель 2021 - 09:25Татьяна Габитова: "Җирле халык өчен зур вакыйга бу" Узган атна ахырында Казан һәм Татарстан Митрополиты Кирилл архипастыр визиты белән Балык Бистәсенә килде. Владыка Кирилл Казан кафедрасына билгеләнгәннән соң Казан Митрополиясе белән танышуын дәвам итә.17100
-
9 апрель 2021 - 09:21Балык Бистәсе район үзәк китапханәсендә тәрбиягә бала алган ата-аналарның чираттагы җыелышы булып узды 8 апрель көнне район үзәк китапханәсендә тәрбиягә бала алган ата-аналарның чираттагы җыелышы булып узды.12600
-
9 апрель 2021 - 09:17Гагарин очышына – 60 ел 12 апрельдә кешенең галәмгә беренче очуына 60 ел тула.16800
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.84200
-
8 апрель 2021 - 09:19Яңавылда Нәүрүз бәйрәме үткәрелде Ял көнендә Яңавылда Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.19400
-
8 апрель 2021 - 08:29Җиңүче 10 бройлер тавык алачак. Газета укучыларыбыз өчен куанычлы хәбәр җиткерәбез: агымдагы елның 5 апреленнән 15 апреленә кадәр 2021 елның икенче яртыеллыгына «Авыл офыклары» газетасына ташламалы язылу башкарылачак.23700
-
8 апрель 2021 - 08:23Зәйтүнә Мингалиева: "Фронт өчен оекбашлар, бияләйләр бәйләдек" Сүзем бүгенге көндә Олы Солтан авылында гомер итүче Зәйтүнә Габдулла кызы Мингалиева турында.21200
-
6 апрель 2021 - 15:36Хөрмәтле балыкбистәлеләр, " Авыл офыклары" газетасына язылу дәвам итә
-
2 апрель 2021 - 11:10"Ачыктан - ачык сөйләшү" сәхифәсенең кунагы Балык Бистәсе үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар буенча табибы Ринат Гыйниятуллин 2нче өлеше
-
2 апрель 2021 - 11:08Балык Бистәсе укучылары туган телләрендә шигырьләр сөйләделәр
-
9 апрель 2021 - 10:27Кызыл һәм ак тавыклар, бройлер чебешләр, бройлер тавыклар сатыла Кызыл һәм ак тавыклар, бройлер чебешләр, бройлер тавыклар сатыла8000
-
9 апрель 2021 - 10:36Зур максатлар уңышларга итә 2021ел - Президентыбыз тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеләп үтелә.9900
-
9 апрель 2021 - 10:00Балык Бистәсенең «Салават күпере" балалар бакчасында Идел буе халыклары дуслыгы көнен билгеләп уздылар Ватанын яратучы, патриот гражданин тәрбияләү бүген аеруча актуаль мәсьәлә. Ул үз халкыңның рухи байлыгын тирән аңламыйча уңышлы хәл ителә алмый. Балаларда башка халыкларга толерант мөнәсәбәт тәрбияләү педагог эшенең иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора.11100
-
9 апрель 2021 - 09:47Балык Бистәсендә “Туган як әкиятләре” район конкурсының иҗат эшләре күргәзмәсе узды Һәр көнне, эшкә килгәндә, “Туган як әкиятләре” район конкурсының иҗат эшләре күргәзмәсе экспонатларына карап сокланам.11200
-
9 апрель 2021 - 09:41Гүзәл Гәбҗәлилова бәйгедә катнашып җиңүче исеменә лаек булды Безнең тирә–ягыбызның пычрануы, файдалы казылмаларның бетү дәрәҗәсенә җитүе кешелек дөньясы алдында зур бурыч куя.14400
-
9 апрель 2021 - 09:33Балыкбистәлеләр, декада дәвам итә Газета укучыларыбыз өчен куанычлы хәбәр җиткерәбез: агымдагы елның 5 апреленнән 15 апреленә кадәр 2021 елның икенче яртыеллыгына «Авыл офыклары» газетасына ташламалы язылу башкарылачак.9500
© 2011 - 2021. Авыл офыклары (Сельские горизонты). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА": http://tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+