Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Эштә бердәмлек булгач

    Шушы көннәрдә генә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек тармагын үстерү бүлеге башлыгы Фаил Йосыпов җитәкчелегендәге Валентина Вайтенко, Ирек Хәйруллин һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгече Вәкил Хаҗиев катнашында комиссия район хуҗалыкларында булып терлекләрне кышлату барышы белән таныштылар.

    Кунакларның һәркайсына мәшләклеләрнең эшчәнлеге аеруча хуш килде. Ошатмаслык та түгел бит. Терлекчелеккә биредә ел әйләнәсе зур игътибар бирәләр. Әнә шуңа малларның баш саны да инде 800 дән артып киткән. Аның 310 ы савым сыерлары. Хуҗалык җитәкчесе Нияз Шәмсетдиновтан башлап монда һәркем терлекчелекне үз итә. Кем белән генә әңгәмә корсаң да, нәкъ шәхси хуҗалыкларындагы кебек уртак эш өчен янып-көеп, борчылып йөрүләрен күрергә мөмкин. Аңлашылганча, биредә терлекчелекнең төп табыш чыганагы булуын һәркем күңеле белән аңлый һәм терлекләрнең продуктлылыгын арттыру, үстерү өчен тырышалар. Күмәк көч, уртак тырышлык белән барысына да ирешеп була шул. "Аяз-Ойл" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бүген районда иң күп сөт җитештерүчеләр рәтендә. Монда һәр сыердан уртача 15-16 килограмм сөт саву инде гадәти күренешкә әйләнеп бара. Һәркөнне диярлек алар 4 әр тонна сөт саталар. Бүген дә фермада сыерларның массалы бозаулавы тәмамланып килүенә карамастан, сөт җитештерү кимеми. Бу көннәрдә инде аерып алынган 60 баш таналары да бозаулый башлаганнар. Елның-елында шулай юнәлешле эшләү һәм савым сыерлары төркемен даими рәвештә яңарту нәтиҗәсендә хуҗалыкта бракка чыгарылган авыру сөтбикәләр саны да юк. Чөнки аннан файда булмавы һәркемгә мәгълүм.
    Дистә еллар элек фермада берничә буш биналар бар иде. Бүген инде терлекләргә урын җитми. Шуңа терлекчелек фермасы биләмәсенә керү капкасын узгач та, сул якта озак еллар буе буш яткан урынны бозаулар үстерү мәйданчыгына әйләндергәннәр. Биек тимер-бетон койма янәшәсендә яшь маллар өчен каплаулы бина торгызганнар. Монда эшләүчеләрнең хезмәт шартлары да күпкә җиңелләштерелгән. Терлекләрнең ятакларын чистартасы да юк. Тиресне һәркөнне трактор ярдәмендә эттереп чыгаралар. Ә янәшәдәге утарда маллар өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Улакларына җылы суга кадәр чыгарылган. Азыкны да рулоннары белән генә кертеп аударалар. 160 баш бозауны монда хуҗалыкның уңган һәм тыйнак терлекчесе Рәмзия Шәрипова тәрбияли. Без аның белән күпме генә әңгәмә корырга тырышсак та, башкалардан артык эшләмим дип читләште. Күршедә генә бай тәҗрибәгә ия булган хезмәттәшләре Маһидә Хисмәтуллина белән Надежда Яруллина да Рәмзия кебек эш сөючән, уңганнар. Һич кенә дә сыната торганнардан түгел икән. Алар төркемендә бүген 100 дән артык 15 көннән башлап 5 айга кадәрле бозаулар тупланган. Эшкә күңел җылысын биреп башкарганга, һәркайсыннан югары артым алуга ирешәләр. Хуҗалыкта эшләүче барлык терлекчеләр дә шулай соңгы нәтиҗә өчен тырыша.

    Рәсемдә: бозау караучылар Маһидә Хисмәтуллина белән Надежда Яруллина.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: