Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Быел Балык Бистәсе кырларында 14 чәчү комплексы эшли

    Районыбызда күпчелек хуҗалыклар кыр эшләренә тулы күәткә керештеләр. Заманча техникасы булган хуҗалыклар тукландыру, тырмалау, чәчү чараларын бик югары тизлектә алып баралар.

    Бүгенге көндә район кырларында заманча 14 чәчү комплексы эшли. "Шәмсетдинов "белән "Закиров" фермерлык хуҗалыклары бу төр техниканы быел сатып алдылар.Беренче аталган фермерлык хуҗалыгында әлеге чәчү комплексын пенсионер, тәҗрибәле механизатор Илгизәр Шәрифуллинга ышанып тапшырганнар. Ул беренче эш көннәрендә үк инде 90 гектардан артык мәйданда солы чәчкән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: