Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Бер урында таптанырга ярамый!

    Хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашындагы район семинары Яңа Арыш авылы машина-трактор паркында башланып китте.

    -Хуҗалыкларда кыр эшләре тулысынча тәмамланды. Шуңа эштән бушаган барлык техниканы кышкы саклауга куюны оештырырга кирәк. Комбайннарның ременьнәрен салдырырга, ә тырма, культиватор, чәчкечләрне ремонтлауга бүгеннән үк керешергә вакыт. Зур чыгымнар тотып электр энергиясен сарыф итәргә, бинаны ягып җылытырга да кирәкми. Табигать әлегә авыл эшчәннәре файдасына эшли, -дип башлады сүзен авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Камил Гаязов. "Азык-төлек корпорациясе" җитәкчесе Рәис Гафуров исә үз чыгышында хуҗалыкның икътисадый хәле белән таныштырды. Авыл хуҗалыгы машиналарын төзәтүгә елның-елында зур игътибар бирелүен, быел да аңа җиң сызганып эшкә керешүләрен искәртеп үтте. Барысы да күз алдында. Тигез сафка тезелгән комбайннарны җентекләп карап чыкканнан соң, семинарда катнашучылар ремонт остаханәсенә юл тоттылар. Культиватор һәм чәчкечләр көйләү бүлмәсендә, бөтен шартлар тудырылган. Стенада ремонтчыларның хезмәтенә түләү, кызыксындыру чаралары хакында да мәгълүматлар бар. Биредә быел тырма ремонтлауда яңа станок булдырганнар. Ул сүтеп җыю өчен бик уңайлы. Яңарышлылар авыл хуҗалыгы машиналары өчен запас частьләр алырга шактый күп акча тотыла дисәләр дә, быел аны янга калдыру өчен дә зур эш башкарганнар. Әнә культиватор дискаларын кырдырып җыюны үз көчләре белән эшлиләр. Шулай ук ремонт остаханәсенең бер бүлмәсендә үзйөрешле авыл хуҗалыгы машиналары, комбайннарның аккумуляторларын туплап хезмәт күрсәтү эшен башлаганнар. Һәркайсын өч айдан өч айга тикшереп корып торалар.
    -Һәр хуҗалыкның машина-трактор паркында нәкъ биредәге кебек тулы тәртип булырга тиеш. Авыл хуҗалыгы машиналарын үзвакытында көйләп сафка бастыру ул аларның гомерен озайта, -дип район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгече Зөфәр Әхтәмов һәркемне кояшлы көзге матур көннән эффектлы файдаланырга чакырды.
    Семинарда катнашучылар ферма янәшәсендәге көзге арыш басуында да үзләре өчен шактый гына бай мәгълүматлар алдылар. 116 гектарлы уҗым басуында корткыч бөҗәкләргә каршы "Туман" агрегатында химик эшкәртү үткәрәләр.
    -Бу мөһим чарага мөмкин кадәр тизрәк керешергә кирәк. Үзвакытында химик эшкәртү үткәрелмәү сәбәпле, узган елда көзге культураларның зур мәйданы һәлак булды. Бүген көзге арышта тамыр черү һәм гөмбә авыруларының көчәюе күзәтелә. Химик эшкәртү үткәрү бүгенге көннең төп бурычы,-диде авыл хуҗалыгы идарәсенең баш белгече Хәлил Әшрәпов һәм үз тәкъдим-киңәшләре белән уртаклашты. Семинарда катнашучылар фермада кичке савымның башлану вакытында килделәр. Байтак кына терлекләр утарда йөри, маллар алдына күп итеп салам рулоннар кертеп тутырылган. Шулай ук хуҗалык җитәкчеләре Казан шәһәреннән промышленность калдыгы барда, жмых кебек өстәмәләрне дә һәркөнне кайтарып торалар. Шуңа хуҗалык бүген сөтне узган елдагыга караганда 1 тоннага күбрәк җитештерә.
    -Көндәлек мәшәкатьләргә бирелеп, сөт җитештерү һәм аның сыйфатын яхшыртуга игътибарны һич кенә дә киметергә ярамый,-диде "Рацин" дәүләт-унитар предприятиесенең терлекчелек белгече, ветеринария фәннәре кандидаты Дамир Мөхетдинов. Терлекләрне ашату технологиясенә тирәнтен тукталып, ул кул астында булган азыкны кыйммәтле матдәләр белән тулыландырып бирү алымнары хакында сөйләде. Сөт җитештерү элек һәм бүген дә төп яшәү чыганагы булып тора. Ә күбрәк табыш алу өчен аның сыйфатын яхшыртырга, хәзерләүчеләргә бары тик югары сортлы продукция генә озатырга кирәк. Әлеге семинарда хуҗалык җитәкчеләре алдына да нәкъ шундый катгый бурычлар куелды. Семинар эшендә катнашкан муниципаль район башлыгы Илһам Валеев та үзенең йомгаклау чыгышында: «Бер урында таптану, элек күнегелгән адымнар белән эшләү һәлакәткә китерәчәк, шуңа бүген һәр хуҗалык заман рухын тоеп эшләргә, азык-төлек базарында үзенең лаеклы урынын табу өчен тырышырга тиеш»,-диде.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: