Бер сорау да читтә калмады
Котлы Бөкәш авыл җирлегенең халык җыенында ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Айрат Латыйпов һәм муниципаль район башлыгы Илһам Валеев катнашты.
Котлы Бөкәш авыл җирлеге Советы башлыгы Илдар Фәтхетдиновның отчет докладында узган ел башкарылган эшләр, алда торган уй-планнар гына түгел, күпләрнең күңелен борчыган проблемалар да чагылыш тапты. Шуңа аңа элеккеге еллардагы кебек урыннан борчулы сорау бирүчеләр, үгет-нәсихәтләрен, үз фикерләрен белдереп комачаулаучылар да булмады. Шушы авыл җирлеге Советы депутаты район кулланучылар берлеге рәисе Раил Бариев чыгышы да авыл җирлеге башлыгы докладын тулыландырып җибәргәндәй итте. Иң элек ул кыскача гына якташларын үз эшчәнлекләре белән таныштырды. Аннары докладта яңгыраган фикерләрне хуплап авыл җирлеген төзекләндерү, ямьләндерүдә кулыннан килгәннең барысын да башкарырга ышандырды. Аерым алганда, быел ул Котлы Бөкәш авылы биләмәсендә бер чишмәне үз хисабыннан төзекләндерәчәген әйтте. Тик моның өчен бар күңелен биреп башлап йөрүче генә булсын, диде ул.
Район прокуроры Азат Хусаенов белән полиция бүлеге башлыгы урынбасары Рәдиф Зәйнуллин кыскача гына хокук тәртибе сагында торучыларның башкарган гамәлләре турында сөйләделәр. Аерым алганда район прокуроры котлыбөкәшлеләргә кара сакаллы, озын чапанлы чит кешеләр белән аралашканда сак булырга, мәчетләргә аларны кунарга кертмәскә кирәклеген әйтте. Чөнки узган ел район хокук тәртибе сагында торучылар тарафыннан андый дин әһелләреннән тыелган әдәбиятлар һәм өй шартларында шартлаткыч әйберләр ясау инструкцияләре табылу хәбәрен җиткерде.
Җыелыштан соң район башлыгына һәм килгән кунакларга сораулар да күп булды. Аларның барысы да диярлек шул көнне үк чишелеш тапты. Муниципаль район башлыгы авыл кешеләренең үтенечен алдан белгәндәй Котлы Бөкәш участок хастаханәсенә яңа ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү автомашинасы бүләк итте һәм фельдшер белән автомобиль йөртүче штатларын район бюджеты хисабыннан тотылачагын белдерде. Җыелышта район башлыгы шушы җирлектә эшләүче яшь фермерлар үрнәгендә "Котлы Бөкәш" агрофирмасы җитәкчесе Камил Сәйфетдиновның бу елдан башлап 100 баш сыерга исәпләнгән ферма ачуы хакында куанычлы хәбәрен әйтте. Димәк, тагын берничә кешегә тотрыклы эш урыны булачак. Кыскасы, халык җыенында шушы төбәктә яшәүчеләрнең сорау, үтенечләрен, тәкъдимнәрен искә алып Сатлыган авылына һәм Котлы Бөкәш эчендә юлларны яхшырту, Мам. Каз. Чаллы авылында мәктәп, балалар бакчасын, Котлы Бөкәштә хастаханә, Мәдәният йортларын ремонтлау, ашханә яисә кафе булдыру кебек мәсьәләләрнең дә уңай хәл ителәчәге турында фикерләр яңгырады. Халык җыены әнә шундый оптимистик күтәренке рухта киләчәккә күркәм өметләр белән үтте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.5200
-
4 март 2021 - 11:17Май белән кер юу серен беләсезме? Пычрак тастымалларны майлы суга салып, берничә сәгать җебетергә кирәк2600
-
4 март 2021 - 11:058 мартка иң начар бүләк нинди? Шкафта тузан җыеп ятачак әйбер бүләк итмәгез.3900
-
4 март 2021 - 08:40Сукмак (хикәя) Күр әле, бакча почмагындагы алмагач ап-ак бүрек кигән. Ул бүрекнең як-якка салынып төшкән колакчыннары әкияти дәү кошның ак канатлары диярсең...3600
-
3 март 2021 - 09:28Галия Зыятдинова: " Рәхмәт сезгә ак халатлы фәрештәләр." Саклык чараларын куллансам да авырып киттем.6600
-
3 март 2021 - 09:24Балык Бистәсе районында машина йөртүчене ел ярымга транспорт йөртү ирегеннән мәхрүм иттеләр. 2021 елның 1 нче гыйнварында 23.45 сәгатьтә Котлы Бөкәш - Шомбыт юлының 8 нче километрында Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре "Лада-Гранта" автомобиле йөртүчене тоткарлыйлар. Ир-ат исерек хәлдә булып чыга.9600
-
3 март 2021 - 09:22Телебезне һәм мәдәниятыбызны саклыйк Татар тарихында бик борынгы заманнардан ук тел, милләт, мәдәният язмышы өчен көрәш һәрдаим беренче урында торган.4401
-
3 март 2021 - 09:08Исламия Хәкимуллина: “Монда инде гади шәфкать туташы гына булып кала алмыйсың - бер үк вакытта инфекционист, психолог булу да шарт" Кышның зәмһәрир суыклары, күз ачкысыз җил-буранлы гадәти көннәренең берсендә Түбән Тегермәнлек һәм Югары Тегермәнлек авылларын тоташтыручы асфальт түшәлгән юлдан салмак атлап, кулына шактый саллы сумка тотып, берәү атлый...14901
-
3 март 2021 - 08:59Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем Тел һәм мәдәният... Бу ике төшенчә бер-берсенә бик нык бәйләнештә. Халкыбызның элеккедән килгән гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын торгызып аны киләчәк буыннарга җиткерүдә мәдәният өлкәсе зур эшләр башкара.8900
-
3 март 2021 - 08:46Балык Бистәсе «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында ярышлар үткәрелде Балык Бистәсе «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында Татарстан республикасы укучылары арасында судомоделизм буенча республика шәхси-команда ярышлары үткәрелде.4700
-
2 март 2021 - 09:55Пилмән пешергәндә еш җибәрелә торган хата Катырылган пилмәннәрне кап-кайнар суга салырга ярамый15400
-
2 март 2021 - 09:43Сихерче ир бар йортны куркуда тота Уфада сихерче-хулиган барлыкка килгән.22500
-
2 март 2021 - 09:38Дания Хөснетдинова: " Хаҗдан ниндидер бер җиңеллек белән кайттым" Балык Бистәсе районының Олы Елга авылына беренче баруым түгел.11400
-
4 март 2021 - 11:32Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында туып үскән Рабига апа Кадырова белән сугыш елларын барлыйбыз
-
2 март 2021 - 13:50Балык Бистәсендә эшләп килүче ВТК кибете сезне үзендә көтеп кала
-
1 март 2021 - 14:56Балык Бистәсе районында бер машина йөртүче правасыз калды
-
3 март 2021 - 11:13«ВАЗ-2114» автомобиленә машина йөртүче таләп ителә. «ВАЗ-2114» автомобиленә машина йөртүче таләп ителә.5000
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.5200
-
4 март 2021 - 11:17Май белән кер юу серен беләсезме? Пычрак тастымалларны майлы суга салып, берничә сәгать җебетергә кирәк2600
-
4 март 2021 - 11:058 мартка иң начар бүләк нинди? Шкафта тузан җыеп ятачак әйбер бүләк итмәгез.3900
-
4 март 2021 - 08:40Сукмак (хикәя) Күр әле, бакча почмагындагы алмагач ап-ак бүрек кигән. Ул бүрекнең як-якка салынып төшкән колакчыннары әкияти дәү кошның ак канатлары диярсең...3600
-
3 март 2021 - 09:28Галия Зыятдинова: " Рәхмәт сезгә ак халатлы фәрештәләр." Саклык чараларын куллансам да авырып киттем.6600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика