Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Байлыгыбыз ятлар кулында

    "Әллә нинди авыр заманнар бар иде, балам. Сезгә хәзер рәхәт, ни телисез, шуны киясез, нәрсә телисез, шуны ашыйсыз, Аллага шөкер кылып кына яшәгез!"-дияргә ярата әбием. "Һәрберебезгә 1-2 телем ипи кисәге тоттырдылар. Тамак туймады... Тагын сорадым. "Анысы иртәгегә, кызым",-ди әнием. "Әйдә, әни, бүген ашыйк та, иртәгә көне буе йокларбыз",- дидем. Барысы...

    "Әллә нинди авыр заманнар бар иде, балам. Сезгә хәзер рәхәт, ни телисез, шуны киясез, нәрсә телисез, шуны ашыйсыз, Аллага шөкер кылып кына яшәгез!"-дияргә ярата әбием.
    "Һәрберебезгә 1-2 телем ипи кисәге тоттырдылар. Тамак туймады... Тагын сорадым. "Анысы иртәгегә, кызым",-ди әнием. "Әйдә, әни, бүген ашыйк та, иртәгә көне буе йокларбыз",- дидем. Барысы да рәхәтләнеп көлделәр",-дип, балачагыннан хәтеренә мәңгегә сеңеп калган хатирәне искә ала ул.
    Чыннан да, әби-бабаларыбыз күргән михнәтләрне исәпкә алып, безгә бүгенге җитеш тормышыбыздан зарлану зур гөнаһтыр. Элек авылда җире булган кеше бай саналган. Ул җирләр хуҗалары тарафыннан бик нык сакланылган. Хәтта шәхси милек булып саналган урман-кырларга керү дә тыелган булган. Авыл кешеләре җиләк, чикләвек, гөмбә җыярга тилмереп яшәгәннәр.
    Сүзара бер гыйбрәтле вакыйгага тукталып үтәм. Ниндидер урта яшьләрдәге бер ир урман каравылчысы булып эшләгән. Авыл кешеләрен генә түгел, дус-туганнарын, хәтта гаилә әгъзаларын да урманга аяк та атлатмаган. Улының кисәтүенә карамастан, карт әнисе урманга чыбык-чабык җыярга бара. Моны белгән ир ачудан анасының кулын сугып сындырган. Әле монда сүз агач турында түгел, ә ниндидер бер кочак корыган ботаклар турында гына бара. Газиз анаңа кул күтәрү инде монысы икенче, тагын да аянычлырак хәл-гамәл.
    Ә бүген күпләр, авылда җир нәрсәгә кирәк дип, үзләре теләп аннан баш тарттылар. Болай эшләү дөрес адым булгандырмы, монысын бер Алла гына белә. Ләкин бу уйланып бетмәгән гамәлдер кебек тоела. Җирләр генә түгел урман, күлләр дә шәхси кулларга күчеп бетеп бара түгелме?! Берзаман үзең җиләк-җыйган болын-кырлар, су коенып үскән күлләргә якын да китермәсәләр... Бу турыда уйларга да куркыныч! Замана спирале кабатланмасмы?
    фото yandex.ru

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: