Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Бар юнәлештә уңышлы адымнар...

    Авыл хуҗалыгы производствосында бер генә эшне дә иртәгесе көнгә калдырырга ярамый. Барысы да бер-берсенә ялганып дәвам итә. Котлы Бөкәш янәшәсендәге Бирдебәк авылында Илнур Галимовның крестьян-фермерлык хуҗалыгында да эшләр көйле бара. Быел алар язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлап чыкканнар. Инде менә чиратта печән әзерләү тора. Шул ук вакытта әле чәчүлекләрне карап...

    Элеккеге "Чишмә" җәмгыяте базасында оештырылган бу фермерлык хуҗалыгына килгәндә һәр тармакта кызу эш кайный иде. Хуҗалык идарәчесе Ирек Вәлиуллин кечкенәдән шушы авылда туып үсеп әти-әниләре янәшәсендә хезмәт чыныгуы алып, аннары техникумда белем арттырып кайткач та авылын ташламый. Һәр нәрсәне ул бүген планлы төстә алып барырга тырыша. Хуҗалыкның 700 гектарга якын җирен эшкәртү өчен кирәкле техника, агрегатлар да алганнар. Без килгәндә бер төркем механизаторлар аларны эшкә әзерләү белән мәшгуль иде. Иске тракторлар белән зур эшләр башкарып булмый шул. Үстерелгән уңышны җыеп суктыру өчен дә читтән техника алып эшләп уңышларга ирешүе кыен. Шуңа алар бар көчләрен куеп үзләренекен булдыру өчен тырышалар. Әнә, шушы көннәрдә генә яңа ике комбайн кайтарганнар. Моннан тыш әле чәчкеч, культиватор һәм бүген иң кирәклесе корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртү җайланмасы алганнар. Хуҗалыкта техник җиһазланышка һәркем сөенә.
    -Техника төзек, яхшы, яңа булгач эшләргә күңел җилкенеп тора. Киләчәктә әле тагын яңа трактор да алырга исәп итәбез,-дип идарәче егет сөенечләре белән уртаклашты. Барысы да үзләренеке булгач, хезмәткәрләрнең дә күңелләре күтәренке. Яңа кайткан техниканы карап, танышып йөргәндә терлекчелек биналарын чистару, тәртипкә китерүче кызларга күзем төште. Алар биредә сыер савучы булып эшләүче Евдокия Алексеева белән Минзәлия Шакирова икән. Икесе дә хуҗалыкның мул савым осталары. Терлекләрне болында йөртә башлагач сөтләре дә артып киткән. Бүгенгесе көнне һәр сыердан 13-14 килограмм сөт савалар. Хәзерләүчеләргә һәр көнне 1200 килограмм продукция озатыла. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда шактый югары. Әлеге савымчылар икесе дә бу авылга килен булып төшкәннәр. Евдокия күрше Саба районында туып үскән. Кечкенәдән әнисе янәшәсендә эшкә өйрәнгән. Минзәлия исә кайнанасы Зәкия апа янында хезмәт күнекмәсе алган. Ә ул лаеклы ялга киткәч аның сыерларын кабул итеп эшен дәвам иттергән. Савымчылар үз эшләрен белеп, яратып башкаралар. Хуҗалыкта алар икесенә 100 баштан артык сыер савалар. Үз хуҗалыкларында да терлекләрне күп асрыйлар. Хуҗалыкның көйле эшләве авыл кешеләре өчен дә уңайлы. Терлек асраучыларга печән эзләп, халыкка эш табу нияте белән читкә чыгып китәсе дә юк. Бүген хуҗалыкта ике дистәгә якын кеше эшли. Биредә бозаулар караучы Василий Антонов 35 ел элек тракторчы булып эшен башлаган. Бүген аның кулыннан килмәгән хезмәте юк. Техниканы да яхшы белә, терлекчелектә дә күңелен биреп эшли. 58 баш бозаулардан тыш, әле атлар карарга да өлгерә ул. Хуҗалыкның терлекчелек бүлеге бүген үсеш юлында. Биредә 120 баш сыер, 58 баш бозау, 127 баш ат, 90 баш сарык асрала. Фермер район кулланучылар берлеге җитәкчесе Раил Бариев белән тыгыз элемтәдә яшәгәнлектән терлекчелек продуктларын реализацияләү мәсьәләсе өчен артык борчылмый. Ат итен казылык эшләү цехына озаталар. Атны аеруча үз итәләр биредә. Шуңа аларның әле ике махсус чабыш атлары да бар. Елның-елында алар район һәм республикакүләм ярышларда катнашалар. Быелгы район Сабан туенда да район кулланучылар җәмгыяте данын яклап көч сынашкан Илһам Закиров призлы урыннар яулады.
    Хуҗалыкта бүген бөтен көчне терлек азыгы әзерләүгә туплаганнар. Терлекләрне уңышлы кыш чыгару өчен аларга 1500 рулон печән, 2 мең тонна сенаж салырга кирәк булачак. Хуҗалык уңганнары, кыр эшләре батырлары Илнур Шиһапов белән Николай Толстов бүгенгесе көнне МТЗ-82 тракторы белән печән чабып, аны әйләндерүдә нәтиҗәле эшлиләр. Хуҗалыкта эш темпы югары. Һәркем үз эшен белеп башкара.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: