Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсендә 13 хуҗалык ашламага субсидия алдылар

    Ашлаган җир аш бирә, ди халык.

      Минераль ашламалар авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алуның нигезе булып тора. Ашлама уңышны арттырып кына калмый,ә бәлки ашлыкның сыйфатын да яхшырта. Билгеле булганча республикабызда авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 2020 елгы уңыш астына минераль ашламалар алу өчен субсидия бирү каралган. Ул үз көчләре белән чәчүлек мәйданнарның һәр гектарына тәэсир итүче матдәдә 35 килограмм минераль ашлама туплаган хуҗалыкларга бирелә. Безнең районда бу мөмкинлектән  13 хуҗалык файдаланган инде. Аларга барлыгы 17 миллион сумнан артык  субсидия бирелгән. Башка хуҗалыкларга да ашлама туплау буенча эшчәнлекне арттыру сорала.

     

    Автор Илгиз Җамалиев.

    фото автордан.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама