Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе район хуҗалыклары авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куя башлады

    Район хуҗалыкларында кыр эшләреннән бушаган авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую, машина-трактор паркларын техниканы ремонтлау сезонына әзерләү эшләре башланып китте.

     Бу мөһим эшкә  “Кулон-Агро”, “Кама-Агро”, “Зюзино”, “Масловский” хуҗалыкларында оешкан төстә керешкәннәр.

    9-13 ноябрь көннәрендә  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы комиссиясе катнашында хуҗалыклар арасында техниканы кышкы саклауга кую, ремонт барышы буенча конкурслар уздырылачак. 60/40 программасы буенча алынган техниканың сакланышы аерым игътибар үзәгендә булачак.

     

     

    Илгиз Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама