Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсенә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде (ФОТО)

    Язгы кыр эшләре белән танышырга районыбызга Татарстан Республикасы премьер министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде.

    Муниципаль район башлыгы Илхам Валеев белән алар вертолеттан язгы чәчү барышы белән танышып чыккач, Н. Шәмсетдинов крестьян фермерлык хуҗалыгының Мамадыш районы чиге янәшәсендәге 100 гектарлы күпьеллык үлән кырында район активы һәм хуҗалык җитәкчеләре белән очраштылар. Республика кунагы үзенең күргәннәреннән канәгать булуын белдерде.
    -Соңгы вакытларда районда алга китеш сизелә. Ташланган җирләрне эшкәртү буенча да нәтиҗәле эшлисез. Әмма башкарыласылары да күп әле. Күки, Хутор, Алан-Полян авыл җирлекләре янәшәсендәге кеше кулы тимәгән участокларны күреп алдым,-дип ул хуҗалыклар алдына көздән эшкәртелми калган җирләрдә дымны саклап калу чаралары күрергә кирәклеген искәртеп үтте. Ул хуҗалык җитәкчеләре һәм фермерлар алдына олы бурычлар куйды. Министр аларның күпсанлы сорауларына төпле җаваплар бирде. Кайбер көнүзәк әһәмиятле мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Районыбыз биләмәсендә барган кыр эшләре һәм эре төзелешләрдән канәгать булуын белдерде. Эшне киләчәктә дә шундый актив темплар белән дәвам иттерергә кирәклеген ассызыклады.
    Идрис Аметов.
    Автор фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: